Каралама

Сөннәтле малай булдык… (видео)
16 гыйнварга сөннәт эшләтәчәгебез хакында язган идем. Менә ул, көтелгән көн килеп тә җитте, узып та китте.

7 ел дәвамында тырышып караган эшем, монда ай ярымда хәл ителде. Арытасым килми,  бүгенге көнне тәфсилләп үтәм.

Узган җомга Кайзердан(безнең иминият оешмасы) чылтратып, дүшәмбе сәгать 11гә вакыт билгеләделәр. Кичтән ашаганнан соң, балага берни ашатмаска, берни эчермәскә куштылар. Әйтүе рәхәт ул. Иртүк торып өйрәнган баланы соңга кадәр йоклату өчен, кичтән 11гә кадәр утырттык. Компьютер уйнады.

Иртәнчәк җиде тулып китүгә телефон чылтрады. Хастаханәдән «Сәгать 10 кабул итә алабыз, киләсезме?» дип сорыйлар. Әлбәттә, киләбез.

Тугызынчы яртыга Нурислам да уянды, кәефе яхшы, күңеле көр мескенкәемнең. Аңарчы без иртәнге ашны ашаган идек, җыендык та, иртәнге 9га юлга кузгалдык. Бүген федераль ял көн: афроамериканнар хокугы өчен көрәшүче Мартин Лютер Киң Джуниорны искә алу көне. Шуңарга юлда машиналар башка көннәрдәге кебек түгел, азрак. Бөкеләрдә озак торырга туры килмәде, ун тулганчы барып та җиттек.

Керүгә регистрациягә мөрәҗәгать итәсе. Андагы егет безнең документларны карады, аннары Нурисламның кулына бала табу йортында сабыйларның кулына тага торган кебек бирка такты. Аермасы шул гына: монысына мәгълүматны компьютерда җыйдылар, хәтта штрих-коды да бар. Чират көтеп бераз утыргач, безне операция ясар алдыннан әзерлек залына керттеләр. Һолливуд фильмарында игътибар иткәнегез бардыр, нәкъ шулай инде, бер генә артык яки ким җирен күрмәдем. Анда Нурислам турында төрледән-төрле сорауларга җавап бирдек. Шәфкать туташы баланың кан басымын-температурасын-авырлыгын үлчәп теркәде. Соңгарак яныбызга анестезиолог килде, аның да төрледән төрле сорауларына җавап бирдек. Безнең табибның эше беткәнен көтеп утырып сәгатькә якын вакыт узды. Табибыбыз операциясен бетереп, безнең янга чыкты. Операция бүлмәсен әзерлиләр, аннары безгә дә чират җитәчәк икән.

Зур зал чаршаулар белән бүленгән. Һәр пациентның үз бүлеме бар. Киенгәндә-чишенгәндә чаршау тартылып ябыла да, монда эшләүчеләр күреп торсын өчен, ачып куела. Бер кемнең сере юк ахрысы: вкыт җиткәнен көтеп утырган арада күрше бүлемдә, чаршау артында барган сөйләшүнең ирексез шаһитлары булырга туры килде. Авыруның операциясе борынга ясатылырга тиеш. Ни өчен икәнен аңламый калдык. Баштан ук ул опрацияне йоклатып түгел, авыртуны баса торган наркоз белән генә ясауларын сорады. Дәлилләре биктос булды, үзе дә табиб икән. Алдан килешелгәнчә, операция алдыннан кеше берни ашамаска, берни эчмәскә тиеш. Хәтта балага да кан сыеклата тораган дару, эчемлек бирмәскә кушкан иделәр. Безнең «күрше» иртәнчәк 200 грамм кофе эчкән булып чыкты. Шәфкать туташы белән бик каты бәхәсләшсә дә, операцияне кичектерделәр, авыру кайтып китәргә мәҗбүр булды. Бу хәлдән ике нәтиҗә чыгардык: 1) американнар беркайчан ялган сөйләми. Хәтта үзләренә үзләре зыян салса да. Иртән эчкән кофе турында дәшми калса да булыр иде ич. 2) кагыйдә язылган икән, беркем беркайчан аны аша атлап, үз өстенә җаваплылык алмаячак. Бәлки нәкъ шушы ял көнендә генә операция ясата алгандыр бу кеше. Әмма, син хет шартла, ярамый, дигәнне тыңламыйча, кофе эчкәнсең икән, гафу ит, димәк, башка вакытта.

Ике сәгать шушы залда кушетка янында утырдык. Нурислам ята-ята арып бетте. Үтереп йокы килә. Әлеге авыр хәләттән шәфкать туташы белән анестезиолог кына коткарды. Нурисламга тынычландыра торган дару эчерттеләр. Киемнәрен салдырып, халат кидерткәч, кушетканы тәгәрәтеп алып киттеләр.

Безнең бер сәгать вакыт бар иде, тиз генә Аврам белән кофе алып килдек. Икенче яртыда безне операциядән  чыгучылар өчен залга чакырдылар. Төрледән төрле проводларга уралып беткән Нурислам йоклый иде әле. Битендә кислород бирә торган маска. Бармагына – канындагы кислород дәрәҗәсен күрсәтүче инфракызыл утлы  провод тагылган. Күкрәгенә, иңнәренә йөрәк тибешен күрсәтүче чымнар куелган. Сул кулының сыртына тамчы тыгылган. Күрү белән елап җибәрә яздым. Үзүземне көчкә кулга алып, балам янына килеп бастым, йоклый. Наркозда. Наркоздан чыгару өчен безне чакырттылар.

Кулларын болгап-болгап куйса да, Нурислам йоклый иде әле. Тагын бер сәгать аның янында утырдык. Шәфкать туташы операция урынын ничек карарга, ничек дәваларга, гомумән, ниләр булуы мөмкин, без ничек эшләргә тиеш икәнебезне тәфсилләп аңлатты.

Сәгать өченче яртыда операция урынындагы бәйләгечләрне сүтте, тамчыны туктатты. Аңарчы Нурислам да уянды, уяулы-йокылы килеш телләрне бутап, безне көлдереп тә алды. Сөйләүе буенча, аны бездән алып киткәч, операция бүлмәсендә төрле сораулар биргәннәр. Аннары битенә маска кидерткәннәр, ул йоклап та киткән. «Маскадан баллы ис килде»,- ди.

Операция тәмамлангач, баланың җан җиренә авыртуны баса торган дару кадаганнар. Көн дәвамында авыртуны белмәде.

Кичен авырту көчәйсә дип, рецепт буенча биерлә торган сироп бирделәр. Машинаны гараждан алып, хастаханә ишеге төбенә килгәч кенә баланы киендереп, коляскага утыртып, озатып куйдылар.

Өйдә Нурисламны бүләк – Кинектлы иксбокс уен тартмасы көтә иде. Наркоз бар чагында хәтта бераз уйнады да. Балаларын ияртеп, күршеләребез, гаилә дусларыбыз Раушан керде. Конвертка салып 25әр доллар бүләк итте Нурисламның дуслары. Нурисламның копилкасында акча артканнан арта гына.

Чәй эчкән арада Раушан белән сөйләшәбез. Улы Ансар Америкада туган, тууының икенче көненә сөннәтләнгән була. Ул чагында күпкә җиңелрәктер, ди ул. Казахстанда малайларга сөннәт ясалганнан соң йортка күп кунаклар килә, һәркем акча бүләк итә. Еш кына малайлар шул акча өчен генә сөннәткә ризалаша, дип көлеп сөйли Раушан. Гаиләдәге малайга сөннәт ясалгач, әти-әни корбан чала, кунакларны сыйлый, ди.

Кичен авылга чылтраттым. Әни белән дә, билгеле, сөйләшүнең төп темасы – сөннәт. Безнең оч малайлары үзләре барып, кистереп кайттылар, ди әни. «Әти-әниләре селкенмәгәч, шулай итәрләр инде», – дим. «Иииии, сөйлисең, элек бит авылга бабайлар килсә, куалар иде, төрмәләргә утырттылар, качып кына ясата идек балаларга, больницада сөннәтләргә дә рөхсәт булмады», – дип тезеп китте әни. Сөйләшү – бөтен башкорттан урыс ясауларына кайтып калды. Бөтен барлы-юклы мәдәниять һәм динне үтергәннәр, тамырыннан корытканнар булып чыга.

<object width="480" height="360"><param name="movie" value="https://www.youtube.com/v/YIUtJqhx9S8?version=3&hl=ru_RU" /><param name="allowFullScreen" value="true" /><param name="allowscriptaccess" value="always" /><embed type="application/x-shockwave-flash" width="480" height="360" src="https://www.youtube.com/v/YIUtJqhx9S8?version=3&hl=ru_RU" allowscriptaccess="always" allowfullscreen="true"></embed></object>

Лос-Анҗелес – Чикаго юлы
Бүген юлга! Аврамның туган ягында ике елдан ашу булганыбыз юк иде. Кайнана-кайнаталар белән туйдан бирле күрешкән юк. Кышкы каникулларда шул тарафка китәргә булдык.

Лос-Анжелестан Чикагога биш сәгатькә якын очкычта очасы. Билетларны ноябрь аенда ук алып куйган идек. Бүген Католикларның Раштуасы – шуңарга билетлар очсызга төште.

Юлга җыенабыз.

Крисмас концерты
Нурислам укыган мәктәптә балалар кышкы каникул алдыннын, Һаннука һәм Крисмас бәйрәмнәренә концерт программасын күрсәтте. Һәр ел һәр сыйныф концертка ике җыр әзерли, җырлар, гадәттә, Крисмаска яки Һаннукага багышланган була. Нурисламга җырларны ноябрь ахрында ук биреп кайтардылар. Акрын гына җыр сүзләрен ятлады, мәктәптә шулай репетиция эшләделәр. Чөнки әлеге чарага монда бик җитди карыйлар: концертны карарга барлык әти-әни, әби-бабай килә, фото-видеога төшерәләр. Балалар чабып йөрми, концерт залының сул ягыннан тезелешеп керәләр, матур итеп баскан килеш чыгыш ясыйлар да, шулай ук тезелешеп, залның уң ягындагы ишектән чыгып та китәләр. Бер нинди этеш – төртеш, тәртипсезләнү юк.

Концертны көн дәвамында өч тапкыр кабатладылар: иртәнге тугызынчы яртыда, аннары унбердә, соңгысы берләр тирәсендә куелды. Бу – укучыларның әти-әниләренә теләгән, уңайлы вакытны сайлап килеп карау мөмкинлеге бирә.

Бу залда әле күптән түгел генә Нурисламны котлап, кулын кысып, мактау грамотасы белән бүләкләгәннәр иде. Безнең мәктәп – башлангыч сыйныфлар өчен генә. Монда прискул һәм киндергарденнан алып, 5нче сыйныфка кадәр балалар белем ала. Яңа ел алдыннан чиреккә йомгак ясап, шушы балаларны төрле яклап мактап, аларның уңышларын билгеләп узалар. Әйтик, прискул, киндергарден һәм беренче сыйныф балалары арасында иң тәртипле, дәрес калдырмаучы, иртәнчәк соңга калмаучы  сабыйларны «Гражданлык сыйфатлары өчен» билгеләделәр. Ә икенче сыйныфтан алып, балаларның дәүләт алдында бурычлары күбрәк. Мәсәлән, Нурисламнарның сыйныфыннан  «Иң яхшы укучы»,  «Дәрес калдырмаучы һәм вакытында килүче укучы»,  «Өч һәм аннан күбрәк тел белүче укучы»ны билгеләделәр. Соңгы номинациядә Нурислам җиңеп чыкты. Ярты ел эчендә инглизчәсе яхшыруы да исәпкә алынган.

Шөкер, инглизчәсе бик яхшы хәзер аның. Кибетләрдә миңа тәрҗемә итә. Үзенең сорыйсы килмәсә, шушылай дип үзең сора, дип җөмләләрне өйрәтә.

16 декабрьдән кышкы каникуллар башлана. 9 гыйнвар уку көне.

Алда – сөннәт
Билгеләп куясым килә: 16 гыйнварга уролог сөннәт билгеләде. 7 ел буе башкара алмаган эшемне болар ике айда хәл итмәкче.

Нурисламны сөннәткә утырту өчен ничә тапкыр талпынып карадык. Кушма штатларга беренче тапкыр китәр алдыннан, авылда хәтта анализлар да биргән идек. Организмында инфеция бар дип, хирург ниятемне кире какты. Соңыннан улымның теше шешеп, эрен җыелып торганлыгы билгеле булды. Китәр алдыннан гына тешен суырдырттык.

Хәтта быел җәй Казанда да тырышып караган идек, бу юлы да килеп чыкмады.

Табибта кабул итү турында: шулай ук алдан язылып килдек. Бу юлы вакытына өлгердек. Шәфкатъ туташы тагын Нурисламның  буен-авырлыгын-температурасын-кан басымын үлчәде. Табиб кабул итә торган булмәгә озаткач, кабат хастахәнә халатын кияргә кушып чыгып китте.

Табибә – чибәр ханым, башта иркенләп танышты, сөйләште, аңлатты, аннары гына тотып карарга алынды. Күрәсең, сөннәттән баш тартучылар да байтактыр, бәлки күптән түгел кабул ителгән закон да үз ролен уйлыйдыр, озаклап сөйләп аңлаткач гына сөйннәткә ризалыгыбызны сорарга базнат итте. Шатлыгымны яшереп, ризалаштым.

Табибның аңлатуынча, Нурислам яшендәгеләргә наркоз белән йоклатып операция ясала. Бала йоклап киткәнче әти-әнисе яныда була, аннары операция ясагач , баланы уятыр алдыннан әти-әнисен кертәләр. Бала ялгыз калуын тоймый, диделәр. Шунысы да бар: наркоздан уятыр алдыннан операция урынына авырту баса торган укол кадыйлар. Операция һичшиксез дүшәмбе көн ясала, аннары балага бер атна ял бирелә. Бу вакытта бала мәктәпкә йөрми, аннары киләсе атнадан бер атна физкультура дәресләреннән азат ителә.

Менә, 16 гыйнварны көтәбез хәзер. Бераз дулкынландыра. Куркыта да хәтта.

Хастәханә по-американски
Борчыласы түгел: хастәханәгә без болай гына, Нурисламның иминияте буенча гына бардык. Баланың педиатры белән танышу, баланы беренче тапкыр күрү, карау өчен эшләнелгән процедура. Хастәханә бездән әллә ни ерак түгел. Әмма тиз генә барып җитә торган да түгел, ике автобус белән барасы, анысы да бик уңайсыз. Нишлисең, без сайлаган әйбер түгел, ни тәкъдыйм иттеләр -шуңа ризалаштык.

Больницадагы чисталыкка, пөхтәлеккә, тынычлыкка аптырау турында язып торырга кирәкме икән? Килеп кергәч тә, безнеңчә регистрациядә утыручы түтиләр каршы ала. Аптырап торсаң, үзләре сиңа сүз куша. Бер аермасы бар: безнең регистрацияләр һичшиксез тәрәзәдә булыр. Монда алар гади өстәл артында кебек. Үрелеп я туңкаеп тормыйсың.

Язылган вакыттан күпкә алдан килгәнгә нишлик икән, дип аптырап торганда, үзләре мөрәҗәгать итте. Алдан килүегезнең зыяны юк, дип безне теркәделәр дә, табипны кайдан табып булуын аңлатып юлны өйрәтеп җибәрделәр. Лифт белән икенче катка менгәч тә тиз генә табипка китмәдек, регистрациядә өстәлдә утырган олы кәрҗиннән алган алмаларны кимерә-кимерә анкета тутырдык. Аннары гына шәфкать туташы янына кердек.

Ул безне югалтуы хакында әйтеп, компьютерга билге куйгы. Регистрациядә теркәгәч тә безнең хактагы мәгълүмат монда килә икән, шуңарга алар безнең килгәнне белеп, көтеп тора булып чыкты. Эчке якка уздыргач, шәфкатъ туташы Нурисламның буен, авырлыгын, температурасын, кан басымын тикшереп, барысын да компьютерга теркәп куйды. Шулай ук күзләренең күрүен, колакларының ишетүен дә ачыклады. Шушыларны теркәгәч кенә безне табиб кабул итә торган бүлмәгә кертеп, чишенеп, кабул итү халатын киеп табибны көтеп торырга кушып, чыгып та китте.

Трусиктан гына калдырып, Нурисламга әлеге халатны кидерттек. Монысы да уйланылган иде: сабыйларның шәрә тәненә карамасыннар,  кирәкмәгәндә тотмасыннар. Бу яктан Кушма штатларда бик сак булырга кирәк.

Табибыбыз бик ачык, мөләем ханым булып чыкты. Нурислам белән кинәнеп сөйләште, тамагын, колагын карады, тын алышын, йөрәген тыңлады. Чират – җан җиренә җиткәч, эшнең болай була алмавын әйтеп, урологка юллама язды. Табибыбыздан бик канәгать калдык.

Табиб чыгып китүгә бүгенге табиб күзәтүе турындагы кагәзьләрне тотып, шәфкатъ туташы килеп керде.  Урологка чылтратып язылырга кушты.

Чыккан юлда тагын берәр алма алдык. Безгә билгеләнгән вакытта тукталышта автобус көтә идек.

Ахырда: урологка чылтратырга өлгермәдек, кичке аш вакытында үзләре чылтратып, 5 декабрьгә вакыт билгеләделәр.

Тагын: атна ахрына почта аша хастахәнәдән хат алдык. Анда табиб хезмәтен бәяләүне сораган анкета бар иде. Аны тутырып, табибыбызны уңай бәяләп, кире җибәрдек.

Бу сиңа Гена исемле крокодил түгел!
Миңнеханов үз чыгышында Татарстанда рөхсәтсез наркотикларга каршы  чараларның уңай нәтиҗәләр бирүе турында әйтте. “Соңгы елларда исәптә  торучы наркоавырулар саны арту тизлеге тотрыклы рәвештә бер-ике процент  тәшкил итә. Авыруга әверелүчеләр саны икеләтә, наркотиклардан агуланып  үлүчеләр саны өчләтә кимеде”, – диде Миңнеханов. Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә кодеинлы даруларны бары тик табиб  рөхсәте белән генә сату тәртибе инде кертелгән. Нәтиҗәдә дезоморфин  җитештерү дә кимегән.

Бу хәбәр «Азатлык»та гына түгел, башка мәгълүмат чараларында да күтәрелеп чыкты. «Крокодил» кулланган наркоманнар 1.5-2 ел гына яши. Әмма шунысын исәпкә алырга кирәк, бу төр наркотикка барып җиткән кеше, иманын югалткан бит инде ул. Бәлки, гомумән дәвалап, көрәшеп тормаскадыр?! Күпме генә интегеп яши ул наркоман әлеге агу тәэсирендә?..

Ә әлеге кампаниянең көннән-көн җитдиләнә баруын карасаң, әйтерсең, безнең җәмгятьтә наркоманнардан башка кеше юк дип уйларсың! Күрәсең, әлеге очрашуларда йөргән кешеләрнең башы да, теше дә, эче дә авыртмый. Юк, мин атналар буе пенталгин эчеп, авыртуны басып, түзә торган кеше түгел. Шулай да, кисәк кенә авырту килеп тотса, аптекага чабасың, тиз генә авыртуны баса торган дару төймәсен йотып җибәрәсең дә, эшеңә югерәсең. Эшеңнән сорап китә алсаң, хәтта шул ук көнне табибка да күренергә мөмкин, әмма син дигәнчә генә буламы…

Димәк, иртәгә авырып китү ихтималы бар, дип, табибка алдан барып күренеп, авырту баса торган даруларны да алдан алып җыеп, тутырып куярга кирәк. Чөнки башкача мөмкинчелек булмаячак. Әлбәттә, авыртуны баса торган башка төр дарулар да бар бит, диярсез. Эш моңарда гына түгел бит.

Составында кодеин матдәсе булган даруларның кулланышын контрольгә алу ниятендә әлеге «крокодил»га күпме реклама ясала. Һероиннан котылу юлы эзләүче наркоманда да әлеге агуны татып, тәмләп карау теләге уятыр бит, билләһи! «Азатлык»тагы хәбәрнең менә бу юллары чыннан да куркыта: Наркотикларны контроль итү федераль идарәсе белдерүенчә, моңа кадәр дезоморфин кулланучылар элекке һероинчылар булса,  соңгы вакытта күпләр наркоманиягә нәкъ менә дезоморфиннан кереп китә.

«Крокодил»ның ни кадәр куркыныч икәнлеге хакында бик озаклап сөйләргә мөмкин. Әмма файдасы булыр микән? Әлеге наркотикта «утыручы» наркоманнарның фотолары яхшырак тәэсир итер иде. Фотоларны сәхифәмә куеп, биредәге энергетиканы пычратасым килми. Шулай да, теләгән кеше менә бу сайтка кереп, фотоларын карап чыга ала. Анда шулай ук, дезоморфинның составы, аны эшләү ысулы, һәм башка бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълүмат алырга була.

Корбан гаете мөбәрәк булсын! (фотохисап)
Бүген көн озын булды. Ардык-талдык. Шулай да, бик күңелле уздырдык Корбан гаетен. Чөнки ул иртәдән үк күңелле башланды.

Кичтән кыстыбый камыры белән булаштым, аннары алардан җәймә пешердем. Мин ятканчы сәгать икенче китте. Иртәнге 7-гә чылтрарга телефонны куеп йокларга яткан килеш, сүнгәнмен. Иртән телефондагы сәгать уятуга сикереп тордым. Залга чыксам, барлык сәгатьләр дә 8не күрсәтә, телефонда гына 7. Шундук Аврамга төртәм, ярый, намазга бармыйбыз, өлгермәдек. Әкрен генә татар пикнигына әзерләнәбез, дим. Шунысы билгеле булды, Америкада сәгать күчкән, телефон шуны белеп торган, мин белмәгәнмен икән. Тиз генә кем чәй, кем кофе чөмердек тә, автобуска югердек. Тышта яңгыр коя. Шәмсия тотып барсак та, чалбар балаклары чыланды. Монда миңа шунысы ошый, яңгырда хет асфальтка ятып ауна, пычранмаячаксын.

Иртәнчәк, Нурисламны бәйрәм белән котлап, күптәннән сораган уенчыкны бүләк иттек. Шуның белән соңардык та. Без барып җиткәндә намаз укып беткәннәр, вәгазь тыңлыйлар иде. Һәр кем кочаклаша, бәйрәм белән котлый.

Шунысын әйтеп үтү кирәктер: бүгенге без барган чара Pacifica Institute тарафыннан оештырыла. Бу чара турында безгә Нурисламның шимбә мәктәбендә хәбәр иттеләр.

Чараны Doubletree by Hilton Hotel Los Angelesта уздырдылар. Олы ике бүлмә алганнар. Берсендә намаз укылды. Икенчесе – зал кебек зурысында уртага иртәнге аш өчен ризык куйганнар. Утырып ашар өчен тагын өстәлләр бар. Намаздан соң иртәнге аш ашадык. Корбан каурмасыннан авыз иттек.

Чараны күреп кайтканнан соң, төп бәйрәм балалар өчен уздырылуына игътибар иттем. Барсы да алар өчен эшләнелгән. Чабышып йөргән сабыйларны тотып, бәйрәм уңаеннан акча таратучылар булды. Өстәлләрдә алар өчен тәм-том салынган савытлар куелган иде. Иртәнге аштан соң, чагу төстәге шарлар бирделәр. Ахырдан һәр балага робот-конструктор бүләк иттеләр. Болар барсы да балаларның кечкенәдән Гаетне яратып, белеп үсүе өчен махсус эшләнелә. Мондый чаралардан соң, бала ел саен Гаетне көтеп алачак.

Чараны төрекләр оештырса да, башка милләт вәкилләрен дә күрергә мөмкин иде. Монда таджиклар, казах-кыргызлар да килгән иде. Күршеләребез казахлар Раушан белән Сәкен гаиләсе тагын ике казах егетен очратты биредә.

Без дә бер башкорт агайы белән таныштык. Дөресрәге, Аврам танышып өлгергән. Чыгышы белән Баймак районы егете Сәлимйән агай, гомерен Башкортстаннан читтә уздырган. Хәзер менә хатыны белән Лос Анжелеста яши. Төзелеш фирмасында хезмәт куя. Әлеге очрашудан файдаланып, үзен Гриффиҫ паркта узачак пикникка чакырдым. (Алар хатыны Татаьяна түти белән килделәр, танышып калдык. Фотоларда аларны да күрергә мөмкин.)

<embed type="application/x-shockwave-flash" src="https://picasaweb.google.com/s/c/bin/slideshow.swf" width="400" height="267" flashvars="host=picasaweb.google.com&hl=ru&feat=flashalbum&RGB=0x000000&feed=https%3A%2F%2Fpicasaweb.google.com%2Fdata%2Ffeed%2Fapi%2Fuser%2Fxatlarga%2Falbumid%2F5672682399525974657%3Falt%3Drss%26kind%3Dphoto%26hl%3Dru" pluginspage="http://www.macromedia.com/go/getflashplayer"></embed>

Иртәнге аштан соң бер төрек гаиләсе безне машина белән өйгә китереп куйды. Бәйрәм белән котлашып аерылыштык та, тиз-тиз җыенып, Griffith Parkка чаптык.

Иртән яңгыр койса да, сәгать 10нарга кояш чыкты, җилләде. Паркка барып җиткәндә күктә болыт әсәре күренми, чагу кояш иде. Кояшта җылынып бераз утыруга халык та туплана башлады. Дөресен әйткәндә, бүген халык һава торышыннан курккан, күбесе килми калды, татар белән башкортның иң батырлары гына паркка килеп җитә алган иде.

Асыл егетебез Эмиль һәрвакыттагыча чәйнеген, газын да алып килә, кайнар чәй белән сыйлый. Эмилнең әнисе Дамира апа тәмнүшкәләр пешергән, камыр ашлары әзерләгән. Бергәләп чәй эчеп алдык. Уфа кызы Машаның күчтәнәче карбызны да авыз иттек.

Кичкә таба тагын суытты, болытлады. Яңгыры да озак көттермәде. Әмма без бик кыю булдык, яңгырга да карамыйча аралашу, чәй эчү, шашлык пешерүне дәвам иттек. Учакта соңгы күмер сүнгәч кенә таралыша башладык. Аңарчы караңгы да төште. Очрашуы күңелле булса да, аерылышу бик яман, дип җырланганча, очрашкач, таралыша алмыйбыз шул. Бер шәһәрдә яшәсәк тә, күрешүләр сирәк эләгә. Бүген дә тиздән кабат җыелышу турында сүз куештык.

Өйгә кайтышлый, Гөлназ белән Фрэнки кызлары Лия белән кунакка керделәр. Сөенче, Лия беренче тапкыр ярдәмсез генә басып та күрсәтте. Әмма әлегә ул басып торуның кадерен бик белми, югерәсе килә, кулларга тотынып, фатир буйлап югерештек.

Бик соң таралыштык. Арылган, йончылган иде. Әмма күңелле булды. Урыслар әйтмешли, праздник удался.

…тормыш түгел алтын алма…
Менә шушындый хат алдык. Исемлек буенча һәммәсен сатып алдык, пакетка барсын да тутырып, анда Нурисламга хат язып салдык. Болар барсы да җир тетрәү казасы куркынычы булган Калифорния штаты мәктәпләрендә ел саен уздырыла. Балаларны каза килгән очракта нәрсә эшләргә, үзеңне ничек тотарга өйрәтәләр. Уку елы башында бер көн өйрәнүләргә багышлана. Махсус рәвештә куркыныч сигналы җибәреп, сынап карыйлар.

Мондый көннән соң Нурисламнан сорадым да, ничек? ни  эшләргә кирәк? дип. «Укытучы апаны тыңларга, аңа карап торырга», – дип җаваплады.

Halloween 2011 (Фото)
<embed type="application/x-shockwave-flash" src="https://picasaweb.google.com/s/c/bin/slideshow.swf" width="400" height="267" flashvars="host=picasaweb.google.com&hl=ru&feat=flashalbum&RGB=0x000000&feed=https%3A%2F%2Fpicasaweb.google.com%2Fdata%2Ffeed%2Fapi%2Fuser%2Fxatlarga%2Falbumid%2F5670046527194125217%3Falt%3Drss%26kind%3Dphoto%26hl%3Dru" pluginspage="http://www.macromedia.com/go/getflashplayer"></embed>

ялкау
Ник язмый икән бу , дисезме икән?

Ялкаулык ахрысы. Гәрчә, каядыр йөргәндә, блогка күңелдән генә меңләгән язма тезәм. Әмма комп янына килеп утыруга баш — буп-буш кала. Тегесен-монысын укып утырудан башка, акылга бер юнле фикер килми.

Менә бүген мин бәрәңге пешердем. Гади генә, үзебезчә мичтә тәгәрәттем. Сагындырып китә әнә шул тәгәрәткән бәрәңге. Ник шулайдыр.

Минем әтиемнең әнисе 5-6 ел урын өстендә ятты. Кышын таеп егылып аягын имгәтте дә, башка басмады, табибларны, чыккан сөякне утыртучы им-томчыларны якын да китермәде. Бот төбеннән чыккан булуы ихтималлыгын чамалый идек, 80-не узган карчык белән сугышып булмый, үз көенә яшәде. Дөресрәге, бездә булды. Әтием күтәреп мунчага алып бара, әни юындыра, киендерә, әти яңадан күтәреп алып кайта. Күзләре яхшы күрде, тәрәзәдән бөтен авылны карап, үтеп баручыларның барысын да танып тора иде. Элегрәк кендек әби булса, мин белгәндә картнәем мәет юуучы иде. Тыны килешә дип, өшкертергә килүчеләр дә булгалады. Укый-яза белүендә шигем бар, әмма  бисмилласыз йөрмәде.  Авызыннан җаны чыкканчы үз акылында булды.

Уйлар еракка ук дәшкән икән. Шушы картнәем мичкә тәгәрәткән бәрәңге ярата иде. Шул исемә төште. Үз аягыңда йөри алмагач, кеше кулына карап торырга мәҗбүрсең. Ара-тирә миңа бәрәңге өтеп бирергә куша торган иде. Минем беренче пешергән ризыгым шул булгандыр әле. Аңарчы ашарга пешереп караганымны бер дә хәтерләмим. Әни савумчыларга ипи пешергәч, газ мичен кабызырга-сүндерергә генә өйрәнгән идем.  2-3 бәрәңге юып алганчы мич җылына. Бәрәңгенең пешкәнен-пешмәгәнен тастамал аша кысып карап беләм. Кайсычак бәрәңге ярылып китеп, коелып та төшә торган иде. Тәмле исле, кайнар мич бәрәңгесен алып кереп картнәемә тоттырам. Ул аны әрчеп, тоз сибеп тәмләп ашый. Ашый башлаганчы озаклап рәхмәт укый, Аллаһыдан миңа бәхет сорый.

Җаны теләп, күңеле сорап ашаган бердәнбер ризыгы. Картнәем өчен бәрәңге – ачлыктан саклап калучы кадерле ризык булгандыр. Чыннан да, авылда әлегә кадәр бәрәңге кадәр кулланылган башка ризык юк бит. Ит саналмый инде. Аның барлыгына да карап тормыйбыз: ит белән дә, итсез дә урабыз гына бәрәңгене. Безнең халыкның бәрәңгесе белән кытайларның ашаган дөгесен генә чагыштырып буладыр.

Италиан пиццасыннан, макароныннан, мексиканнарның бурритосыннан, американнарның французча бәрәңгесеннән, кытай һәм индусларның дөгесеннән туеп, үзебезчә итеп бәрәңге өттем бүген. Тозлы майга манып ашау юк инде хәзер, заманчалатабыз, тәмләндерәбез. Кайнар бәрәңгене икегә ярып, бераз йомшартып, ике ягына да май сылыйм, аннары өстенә уылган сыр, тоз, борыч сибәм дә, кире ябып куям. Бераздан май эреп бәрәңгегә сеңә, сыр йомшарып, агып ук төшә.

Инде газ мичендә тәгәрәткән бәрәңгедән башка бик күп ризыклар пешерергә өйрәнсәм дә, һаман элеккечә, бәрәңгене тастамал белән тотып кысып карыйм.