Архив 08 апр 2012
Сан Диего!(Фикерләр: 3)

Кичә туган көн party, юлдан соң бик каты арыткан иде, бераз капкалап алдык та, тизрәк йокларга яттык. Төнне тыныч кына отельдә уздырдык. Иртәнге кояш белән калкып, балконнан гына тирә-юньне күзәттек. Безнең тәрәзә култыкка, маринага  (гафу, татарчасын түгел, урысчасын да белмим икән бу сүзнең, гади генә әйткәндә яхталар, катерлар парковкасы) карап тора икән, бик матур күренеш [...]