Архив 25 дек 2011
Лос-Анҗелес – Чикаго юлы(Сезнең фикер)

Бүген юлга! Аврамның туган ягында ике елдан ашу булганыбыз юк иде. Кайнана-кайнаталар белән туйдан бирле күрешкән юк. Кышкы каникулларда шул тарафка китәргә булдык. Лос-Анжелестан Чикагога биш сәгатькә якын очкычта очасы. Билетларны ноябрь аенда ук алып куйган идек. Бүген Католикларның Раштуасы – шуңарга билетлар очсызга төште. Юлга җыенабыз.