Архив декабрь 2011
Лос-Анҗелес – Чикаго юлы(Сезнең фикер)

Бүген юлга! Аврамның туган ягында ике елдан ашу булганыбыз юк иде. Кайнана-кайнаталар белән туйдан бирле күрешкән юк. Кышкы каникулларда шул тарафка китәргә булдык. Лос-Анжелестан Чикагога биш сәгатькә якын очкычта очасы. Билетларны ноябрь аенда ук алып куйган идек. Бүген Католикларның Раштуасы – шуңарга билетлар очсызга төште. Юлга җыенабыз.

Крисмас концерты(Сезнең фикер)

Нурислам укыган мәктәптә балалар кышкы каникул алдыннын, Һаннука һәм Крисмас бәйрәмнәренә концерт программасын күрсәтте. Һәр ел һәр сыйныф концертка ике җыр әзерли, җырлар, гадәттә, Крисмаска яки Һаннукага багышланган була. Нурисламга җырларны ноябрь ахрында ук биреп кайтардылар. Акрын гына җыр сүзләрен ятлады, мәктәптә шулай репетиция эшләделәр. Чөнки әлеге чарага монда бик җитди карыйлар: концертны карарга барлык [...]

Алда – сөннәт(Сезнең фикер)

Билгеләп куясым килә: 16 гыйнварга уролог сөннәт билгеләде. 7 ел буе башкара алмаган эшемне болар ике айда хәл итмәкче. Нурисламны сөннәткә утырту өчен ничә тапкыр талпынып карадык. Кушма штатларга беренче тапкыр китәр алдыннан, авылда хәтта анализлар да биргән идек. Организмында инфеция бар дип, хирург ниятемне кире какты. Соңыннан улымның теше шешеп, эрен җыелып торганлыгы билгеле [...]

Хастәханә по-американски(Сезнең фикер)

Борчыласы түгел: хастәханәгә без болай гына, Нурисламның иминияте буенча гына бардык. Баланың педиатры белән танышу, баланы беренче тапкыр күрү, карау өчен эшләнелгән процедура. Хастәханә бездән әллә ни ерак түгел. Әмма тиз генә барып җитә торган да түгел, ике автобус белән барасы, анысы да бик уңайсыз. Нишлисең, без сайлаган әйбер түгел, ни тәкъдыйм иттеләр -шуңа ризалаштык. [...]