Архив август 2011
36 сәгатькә сузылган тәүлек(1 фикер)

Төнге 2дә сикереп тордым. Йокы – барыбер йокы булмады. Үземне интектереп ятудан мәгънә юк. Әкрен генә юынып, киенеп, әйберләрне парладым. Өченче яртыда Алсуның да сәгате чылтрады. Нурисламнан кала барысы дла кузгалды. Өй эче мәш килә: чемоданнарны чыгарып подъезд төбенә өйдек. Өч тулырга ун минут кала Нурисламны да уяттык. Хушлашабыз, кочаклашабыз. Таксига утыргач, күңел дулап та [...]

Мәскәүдә(Сезнең фикер)

Иртәнчәк Мәскәүгә килеп җиттек. Безнең өчебезгә кулда дүрт чемодан, шуларның икесе китаплар белән шыплап тулган. Моннан тыш, икебезнең дә аркада рюкзаклар. Ярый Коринна иртә белән килеп җитеп, Алсуны уятып фатирга кергән. Алсу эшкә киткәндә ачкычны алып калган һәм безне каршыларга Казанский вокзалга килде. Алсу яшәгән фатирга көч-хәл белән барып егылдык. Аннары кем кая таралды. Аврамга [...]

Әзерлек(Сезнең фикер)

Бүген без китәбез инде. Җырдагыча: Без китәбез инде, сез каласыз. Без китәбез ерак илләргә. Ерак илләр – уен эш түгел. Очкычта гына да 15 сәгатьләп очасы. Хәзер поездга җыенабыз. Җыенуын да җыенып, китәсе әйберләрне дә тутырып бетердек кебек. Фатирны бушатып, каласы әйберләрне таратып бирәсе бар. Әйберләрне чемоданнарга салышырга Коринна булышты. Хәзер нәрсәнең кайда икәнен үзем [...]

Казандагы Татар зираты (фото)(Сезнең фикер)
Арча ягы (фото)(Сезнең фикер)
ТЕЛСЕЗЛӘР БЕЗ…(1 фикер)

Башкортстанга кайтып килдем. Абыйның улының документларын югары уку йортына алып барырга кирәк икән, җиңги белән энекәш тә өстәлгәч, авылдан Уфага кадәр такси ялладык. Таксистыбыз әрмән кешесе. 200 километр Уфага йөреп таксист булып эшли. Иртән таңнан китә, кич караңгы төшкәч кенә кайта. Көн дә! 15 еллап элек чеп-чи башкорт авылына гаиләсе белән күчеп килеп, кирпечтән йорт [...]

Авылдан соңгы хәбәрләр(1 фикер)

Июль ахрында туган якны йөреп әйләндем. Авылда эссе, бакчага ни утыртсаң – котырып үсә. Ишек алдында электән үк таш салынгач, әллә ни үлән юк, ә менә арт якта, ягъни бакча ягында песи үләне котырып үсә. Мунча тирәсен киез кебек бәпкә үләне баскан. Сүзем шушы песи үләне хакында. Ни өчен песи үләне? Кайсы песи аны яратып [...]