Архив 27 фев 2011
Дәрдемәнд(Сезнең фикер)

ШИГЫРЬЛӘР КАЛӘМГӘ ХИТАП Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит[1], Килеп кичмсшлэр пхвален бәян ит[2]. Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә, Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә! Бабалар кабере янында күңел зар, Аталар рухының армандасы [3] бар… Кара туфрак тулы мазлум нидасы[4], Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы [5]?.. Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит, [...]