Архив ноябрь 2010
төрлесеннән(Фикерләр: 2)

Соңгы арада яза алмыйм. Универда укуны дәвам итү өчен торып калган (разница) имтихан-зачетларны тапшырырга әзерләнәм. Укыйм-укыйм да үземнең нинди надан икәнемә аптырап куям.))) Шуның өчен сәхифәгә хәбәр язарга вакыт та, теләк тә артык сизелми. Менә бер вакыйга хакында: Алман дустыбыз Русиядә кунак итә. Өч ел күрешмәгән идек, безгә дә килде. Кичке аш әзерләп ашадык. Кофе-чәй [...]

Актриса(Сезнең фикер)

18 ноябрдә Татарстанның Тукай бүләге иясе, республиканың халык, Русиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәевага 70 яшь тулды. 1961 елда Наилә апа Камал театрына килә. Шунан бирле Камалны Гәрәевасыз, Наилә Гәрәеваны Камалсыз күз алдына да китереп булмый. Юбилей уңаеннан Наилә апа белән аның гримм бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. Репетиция башланганчы өлгергән кадәр сораулар бирдем. -70 яшь сезнең өчен [...]

УЛ горурланыр иде… (фото)(Фикерләр: 2)

Бүген күренекле режиссер Марсель Хәким улы Сәлимҗановның туган көне. Шушы көнне, ягъни, 7 ноябрьдә премьера күрсәтү – Камалның матур йоласына әверелде. Былтыр җаннарны тетрәндерерлек, бик күп төрле фикер уятучы «Курчак туе» белән каршы алсалар, быел хөрмәтле режиссерның туган көненә бүләк итеп, «Ут күршеләр» әсәрен сәхнәләштергәннәр. Пәрдә ачылыр алдыннан Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә күтәрелеп: «Традицияне дәвам итеп, [...]

Татарстан конституциясе көне (фото)(1 фикер)

Татарстан бүген 18нче мәртәбә үзенең Конституция көнен билгели. Быелгы бәйрәмгә ул төп документының күп пунктларын югалтып, ягъни, документ барлыгы белән генә килеп җитте, дисәң дә була. Республиканың төп документының эшчәнлеге хакында сөйләр алдыннан, шунысын әйтергә кирәк, бүгенге бәйрәмнең ни уңайдан икәнен дә белмәүчеләр шактый булуы аптырашта калдыра. «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары бу бәйрәмне башкаланың [...]

Шәрык клубында кунакта (фото)(1 фикер)

Яшь чакларны искә төшереп, бүген Шәрык клубына чәйгә бардык. Яшьләр белән күңелле: алар чибәр, алар акыллы, алар тәүфиклы. Шатланып, сөенеп, күңелемә рәхәтлек алып кайттым. Тагын «Туган тел»не җырладык, рәхәтләнеп аралаштык, тәмнүшкеләр белән чәй эчтек. Баянчы егетнең дә булуы үтә дә сөендерде. Рәхмәт сезгә, Шәрыкчыларның бүгенгеләре! (Шулай дими чарам юк, 1996 елларда үзем дә шушы аралашу [...]

Шыгырдан укулары (фото)(1 фикер)

“Шыгырдан укулары” төбәк-ара фәнни-гамәли конференциянең җиденчесе үтте. Быел аны “Бүгенге Русиядә Идел Болгарстанының иҗтимагый-мәдәни, дини һәм хокукый традицияләре” дип атаганнар. Исеменнән күренгәнчә, сөйләшүләр Идел Болгарстаны темасына багышланды. Галимнәрнең дә саллылары җыелган иде: Казаннан академикларыбыз Индүс Таһиров, Мирфатыйх Зәкиев, Фаяз Хуҗин, Җәүдәт Сөләйманов, Рәмзи Вәлиев, һәм башка тарихчы галимнәребез барды. Татар һәм чуаш галимнәре Болгар хакында [...]