Архив 09 окт 2010
Тинчуринда тагын бер кич… (фото)(Сезнең фикер)

Бүген Тинчурин теарты Шамил Фәхретдинов белән Рәшит Заһидуллинның «Бәйрәм белән, кызлар!» комедиясен күрсәтте. Аны Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән. Солтан – 8 мартта туган. Барлык халык хатын-кызларны котлаганда, Солтанга да өлеш чыга, дуслары аны да котлый. Бу – Солтанга ошамый. Аннан котылу чарасы бары бер генә: дуслары оештырган бәйрәмнәргә бармау. Хатынын курортка җибәреп, тынычлап ял итергә хыялланган [...]