Архив 07 окт 2010
Камал театрында «Тартюф»(Сезнең фикер)

Камал театрында Мольерның “Тартюф”ын француз режиссеры Николя Струве татарча сөйләштерде. Шушы уңайдан журналистлар һәм театр белгечләре өчен генә ябык премьера узды. Әлбәттә, бу комедиягә тотынып, театр зур эшкә алынган. Беренчедән, шуны искәртергә кирәк, Жан Батис Мольер бу әсәрен 1664 елда ук иҗат иткән. Шул ук елның 12 маенда Версаль шәһәрендә үз труппасы аны сәхнәләштерә дә. [...]