Архив октябрь 2010
Кабак бәйрәме(Фикерләр: 5)

Октябрь ахры якынлашкан саен күңел бәйрәм өмет итә. Хэлоуинны әйтүем. Былтыр без аны АКШта үткәргән идек. Ай башыннан ук кибет тирәләре әфлисун төсендәге төрле зурлыктагы кабаклар белән шыплап өелде, кибетләрдә әлеге бәйрәм атрибутикасы – убырлы, мәет, скелет, ярканат, вампир киемнәре, үрмәкүч җепләре ише вак-тияк белән тулды. Җаның кайсысын тели – сайлап ал да, йортыңны бизә, [...]

Камал сәхнәсендә Гафури театры (фото)(Сезнең фикер)

Туфан Миңнуллин фестивале кысаларында, Камалда бүген Башкортостанның Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры чыгыш ясады. Айрат Абушахманов сәхнәләштергән «Мулла» әсәрен Казан тамашачысы бик яратып кабул итте. Башта юбиляр театрга рәхмәт әйтеп, үз бүләген – ноутбук тапшырды. Спектакль ахрында Гафури театры да буш кул белән килмәгәнлеге ачыкланды: бүләктән тыш, артистлар Туфан абыйга җыр бүләк [...]

Көне бар, ә хәтере…(Сезнең фикер)

Хәтер көнен быел да 15 октябрьдә билгеләдек. Иртәнге унга, без дә гаилә белән Ирек мәйданына барып җитә алдык. Халык сирәк иде әле. Әмма булганнары янына тагын килә тордылар. Кочаклашып күрешеп, очрашу шатлыгы йөзәренә чыккан кешеләрне күзәттем. Ике дистә гомерен милләт азатлыгы өчен көрәштә үткәргән абый-апалар арасында яңа гына тормыш башлаган яшьләр, студентлар да күренә. Алар [...]

Айгөл илендә очрашканга кадәр!(Сезнең фикер)

Быелгы көзләрнең бер гүзәллеге –  театрлардагы спектаклләр. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм  комедия театрында премьера – Мостай Кәримнең “Айгөл иле” әсәре куела. Хәтерегездә булса, 70нче еллар уртасында Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәләштергәннән соң, татар белән башкорт арасында туган һәр кыз балага диярлек әлеге исем кушылган. Үзем дә шул [...]

Тинчуринда тагын бер кич… (фото)(Сезнең фикер)

Бүген Тинчурин теарты Шамил Фәхретдинов белән Рәшит Заһидуллинның «Бәйрәм белән, кызлар!» комедиясен күрсәтте. Аны Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән. Солтан – 8 мартта туган. Барлык халык хатын-кызларны котлаганда, Солтанга да өлеш чыга, дуслары аны да котлый. Бу – Солтанга ошамый. Аннан котылу чарасы бары бер генә: дуслары оештырган бәйрәмнәргә бармау. Хатынын курортка җибәреп, тынычлап ял итергә хыялланган [...]

Камал театрында «Тартюф»(Сезнең фикер)

Камал театрында Мольерның “Тартюф”ын француз режиссеры Николя Струве татарча сөйләштерде. Шушы уңайдан журналистлар һәм театр белгечләре өчен генә ябык премьера узды. Әлбәттә, бу комедиягә тотынып, театр зур эшкә алынган. Беренчедән, шуны искәртергә кирәк, Жан Батис Мольер бу әсәрен 1664 елда ук иҗат иткән. Шул ук елның 12 маенда Версаль шәһәрендә үз труппасы аны сәхнәләштерә дә. [...]

кинолар карап…(Сезнең фикер)

Кичә Михалковның озак көтелгән «Утомленные сонцем 2″ карадык. Башта кызык кына башланган иде. Ахырга ничек тәмамланды, диярсез? Берничек тә. Аның ахырында өзелде дә куйды. Өченче өлеше дә булачак, имеш. Әлбәттә, нәрсә белән тәмамлануы кызык. Әмма Михалковның тагын ниндиерәк нәрсәләр кыланачагын күрү тагын да кызыграк. Әлегә шунысын әйтә алам, фильм буларак Фетингның «Бибинур»ы кызыклырак. Әлегә нәрсәгә [...]