Архив сентябрь 2010
Айгөл иле, Айгөл дөньясы бу… (фото)(Сезнең фикер)

24 сентярьдә Тинчурин театры Мостай Кәримнең «Айгөл иле» спектакле белән яңа сезонын ачып җибәрде. Аның режиссеры Рәшит Заһидуллин. Шушы матур спектакльдән матур мизгелләрне карый торыгыз. Язмам «ТЯ»да басылып чыккач, монда да эленер.

Коймак(Сезнең фикер)

Сез коймак яратасызмы? Ә мин юк. Әллә мин яратмаганга безнең гаиләдә шул коймакка үлеп китәләр. Лос Анҗелеста Нурислам белән Аврам аны үзләре пешерә иде. Аларныкын. Американнарның пәнкейк (pancake) дигәнен. Андагы кибетләрдә дә коймакның әзер оны  сатыла. Пешереп туңдырылганы-туңдырылмаганы хакында әйтеп тә тормыйм. Баштарак коймакны минекеләр әзер оннан пешереп азапланды. Соңгарак, Аврамның сеңлесе, минем каенсеңлем Һанна [...]