Архив 26 авг 2010
Үзем бәлеш пешерәм(1 фикер)

Бүген кабаттан Камал театрына бардык. Яратам мин шушы театрны. Ник, дип сорамагыз да, чөнки әйтә алмыйм. Бер ел буе, Лос Анджелеста яшәп, Камалдагы премьералар турында интернеттан гына укып, белеп яттым. Бу миңа җитми. Суга сусаган кебек кайттым Казанга. Минем бәхеткә, Камал театры Республика көне уңаеннан, август аенда дүрт кенә көн спектальәр куя. Бәйрәмгә җыенган кебек, [...]