Архив август 2010
Бәйрәм белән, җәмәгать!(Сезнең фикер)

Бүген Казан гөрли. Монда бәйрәм. Һәр кем үзенә ошаганын бәйрәм итә: урыска безнең бәйрәмнәр – ял итәр һәм салып куяр өчен бер сәбәп булса, маңкортка ул шәһәр көне. Милләтче татарның оптимистлары бу көнне Татарстан суверенитетының туган көнен билгеләсә,  писсимистлары әлеге үзаллылык хыялының җеназасын үткәрә. Мондый халык бәйрәмнәрне бик яратмасам да, бу юлы Казан буйлап чыгып [...]

Үзем бәлеш пешерәм(1 фикер)

Бүген кабаттан Камал театрына бардык. Яратам мин шушы театрны. Ник, дип сорамагыз да, чөнки әйтә алмыйм. Бер ел буе, Лос Анджелеста яшәп, Камалдагы премьералар турында интернеттан гына укып, белеп яттым. Бу миңа җитми. Суга сусаган кебек кайттым Казанга. Минем бәхеткә, Камал театры Республика көне уңаеннан, август аенда дүрт кенә көн спектальәр куя. Бәйрәмгә җыенган кебек, [...]

Әнием бәлеше(Фикерләр: 3)

Мин – төпчек, иркә кыз. Авылда туып-үссәм дә, мал, кош-корт суйган көннәр – минем өчен кара көннәр. Бозау, башмак чалынасы көнне  туктамыйча җылыйм. Каз-үрдәк суеласы, йолкынасы көн – үземә берәр эш табып, кошларының канын агызган җиргә (мал чалучы кошны чалганнан соң, канын агызып, җаны чыкканчы тотып торырга бала-чаганы куша иделәр, күпләп кош суелган вакытта, мал [...]

Кеше почмагында(Сезнең фикер)

Үз яшәр почмагың булмагач, фатирдан-фатирга йөрергә туры килә. Чираттагы йортта фатир арендалагач, подъезд юуучы әби белән берберебезне тәүге күрешүдән үк яратмадык. Дөресрәге, ул мине ник яратмагандыр, анысы миңа караңгы, миңа аның дорфа сөйләшүе һәм үзүзен тотышы ошамады. Ишекне беренче тапкыр ачып чыккан мизгелдә ул очрады һәм февраль-март айлары өчен акча таптыра башлады. Апрель уртасында фатирга [...]