Архив июнь 2010
Туган көн килә елга бер тапкыр…(Фикерләр: 2)

Быел миңа 33 яшь тулды. Кеше ышанмаслык хәл. Ни өчен дисәгез, аптырарлыгы юк: һаман булса акыл кермәгән, кулга диплом алынмаган. Ә бит юкса, башта шундый матур башланган иде. 14 яшемдә республиканың иң дәрәҗәле уку йортына имтиханнар тапшырып кереп китә алдым. Мин- гадидән дә гадиерәк калхуз баласы. Әти – балта остасы, әни колхозчы. Арттан этүче дә, [...]