Архив 02 май 2010
туфлиләр… шәпелдекләр…(Сезнең фикер)

Яңа туфлиларым нык итеп аягымны кырды. Нурисламны мәктәпкә илткәнче генә киеп йөреп кайтыйм дигән уй әллә каян килеп керде дә, тик-томалдан, кигән кроссовкамны салып атып, ялан тәпигә генә теге яңа күн туфлиләремне киеп чыгып киттем. Мәктәп ерак барасы түгел. Ике урам аша гына. Барып җиткәнче үк үкчә ачыта башлаган иде инде. Балаларны сыйныфларына кертә башлаганнарын [...]