Архив май 2010
Американ мәктәбе(Сезнең фикер)

Сизәм, туган якка кайту белән, мондагы мәктәп турында сораулар башланачак. Менә, ихтимал сорауларга җавап формасындагы кечкенә язмам әзер. Нурислам гади американ мәктәбенең киндергарден дигән башлангыч классына йөри. Укулары 9 сентябрьдә башланды. Мәктәпкә җыенуларыбыз хакында сентябрь аенда ук язган идем инде. Шушы аравыкта бу балалар (Нурисламнан чыгып сүз йөртәм) хәреф танырга, аннары гади сүзләрне танырга (ансыз [...]

Рәхмәт сиңа, Динар!(Фикерләр: 9)

Бүген кайдадыр эзләнеп кереп китеп, Динар Корбанов исемле интернетчы дәфтәренә барып юлыктым. Бу сәхифәнең барлыгын белә идем, кереп, карап чыгарга гына  кул җитми торды. Андагы мәгълүат кайсыдыр студентның булачак диплом эшенә, хәтта кемгәдер гыйлми эш язарга да җитәрлек! Арттыру түгел: анда интернет программаларны тәрҗемәләү, аларны куллану өчен татарчалап аңлатулар, иң мөһиме, бик зур хезмәт – [...]

туфлиләр… шәпелдекләр…(Сезнең фикер)

Яңа туфлиларым нык итеп аягымны кырды. Нурисламны мәктәпкә илткәнче генә киеп йөреп кайтыйм дигән уй әллә каян килеп керде дә, тик-томалдан, кигән кроссовкамны салып атып, ялан тәпигә генә теге яңа күн туфлиләремне киеп чыгып киттем. Мәктәп ерак барасы түгел. Ике урам аша гына. Барып җиткәнче үк үкчә ачыта башлаган иде инде. Балаларны сыйныфларына кертә башлаганнарын [...]