Архив 22 апр 2010
Реклама түгел…(Сезнең фикер)

Мин тәмәке тартуны ташладым бит әле. Белгәннәр – белә инде, белмәгәннәр белсен, дип язуым. 16 ел аз гомер түгел. Тәмәке тартучы өчен бигрәк тә. Мин нәкъ шул хәтле яфалаганмын һәм яфаланганмын икән… Тартуны ташлау турында соңгы ике-өч елда еш уйлана идем. Американы күреп кайткач – бигрәк тә кот чыкты. Монда теләсә кайда торып көйрәтә алмыйсың. [...]