Архив апрель 2010
изге хәбәрләр(Сезнең фикер)

Собханалла, куанычлы хәбәрләребез бар! Бүген Аврам университеттан чылтыратып җиткерде, татар телен өйрәнергә Казанга кайтырга акча бүлгәннәр. Димәк, быел Казанга кайтабыз. Аврам КДУда тел өйрәнер, мин, ниһәять, укуымны тәмамлап, диплом ала алырмын, иншалла. Нурислам да кирилл хәрефләрен таный башлар, мәктәпкә бирербез. Юкса, гел инглизчәгә генә күчеп бара. Ух, шатлык эчкә сыймый. Кем әйтмешли, җир җимертеп берәр [...]

(Сезнең фикер)

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл [...]

Кибетләргә керсәң…(Сезнең фикер)

Гәҗитләрдә сатып алучыларның кибет-базарлардагы сатучыларга, алган таварларына канәгатьсезлек белдереп язган хатлары гел күренгәләп  тора. Мин үзем дә берничә мәртәбә эләккәләдем. Берсендә, Уфада эшләгәндә, эштән соң садикка кереп Нурисламны аласы, аннары Черниковканың Чегән дворлары дигән җиреннән дә арырак кайтасы. Без кайтып җиткәнче 8 тула язды. Ашарга әзерләргә вакыт та калмый, булганны капкалап, юынып алсаң – ятарга [...]

Виза алабыз 2(Сезнең фикер)

Шул җомга көн үк интервьюдан соң, Аврам кирәкле документны тәрҗемәләп факс аша илчелеккә җибәргән иде. Менә бүген, иртәнге сәгатьләрдә үк  Аврамга телефоннан чылтыратып хәбәр иткәннәр, безнең визалар хупланган, бүген үк паспортларыгызны килеп алаласыз. Бүгенгә вакыт юк, могаен, шул килешелгәнчә, чаршамбы барып алырбыз әле. Визалар паспортка ябыштырылгач, кубарып алмаслар, шәй. Димәк, алда Алманиягә, аерым алганда Берлинга [...]

Нурислам(Сезнең фикер)

Аврам сөйли: Нурислам белән урамда туплы уйныйбыз. Тупны типкәндә берәр өстәмә уен кертәбез. Нурислам, типкән кеше усемлекләрне әйтсен, дигән тәкдим кертте. Бик күп үсемлекләрне әйттек, күрәсең, белгәннәребез бетте. – Чәч, ди Нурислам. – ул бит үсә. Бераздан: – Кеше. Кеше бит шулай ук үсә, ди. Аннары: – Йорт. Йортны төзиләр. Ул тик тормый, ул үсә. [...]

Виза алабыз(Сезнең фикер)

Алманиягә барырга Шенген визасы алырга булдык. Башта, һәр американча, интернеттан барлык нәрсәне белешәбез, мәсәлән, визаны ничек алып була, нинди кагәзләр кирәк, консуллык кай тирәдә урынлашкан, күпме түләргә кирәк, нинди аерым таләпләр бар? Боларны Аврам посольство сайтыннан карап белде. Белүебезчә, американнарга Европа илләренә керү визасыз. Болар өчен чикләр юк, дисәң дә була. Руссия өчен визасыз урыннарга [...]

Реклама түгел…(Сезнең фикер)

Мин тәмәке тартуны ташладым бит әле. Белгәннәр – белә инде, белмәгәннәр белсен, дип язуым. 16 ел аз гомер түгел. Тәмәке тартучы өчен бигрәк тә. Мин нәкъ шул хәтле яфалаганмын һәм яфаланганмын икән… Тартуны ташлау турында соңгы ике-өч елда еш уйлана идем. Американы күреп кайткач – бигрәк тә кот чыкты. Монда теләсә кайда торып көйрәтә алмыйсың. [...]

Мин төш күрдем(Сезнең фикер)

Кичә яман төшләнеп уяндым. Аңарчы чичән сугышына эләгүемне күреп тә бу кадәр баслыкмаган идем. Мөрҗәгә сөйлим, дип монда да языйм әле. Имеш, кайдадыр китеп барам. Казан булырга тиеш инде бу үземчә. Артымнан 5-6 яшьләр тирәсендәге малай иярде дә и ирештерә бу мине, артымнан пычрак ата, мин моңа ихтибар итми югереп китә башласам, мин куалап, арттан [...]

Табыныу. Рәми Ғарипов(Сезнең фикер)

Рәми Ғарипов Табыныу 1937 (Поэма) Алла ла, батша ла, батыр ҙа – Азат итмәҫ бер кем беҙҙе. Бары үҙ ҡулдарыбыҙ менән Яуларбыҙ үҙ иркебеҙҙе. “Интернационал” I Мең туғыҙ йөҙ утыҙ етенсе йыл!.. Мең туғыҙ йөҙ утыҙ етелә Мең туғыҙ йөҙ Ун Етене ҙурлап, Илем минең изге ителә. Мең туғыҙ йөҙ утыҙ етенсе йыл!.. Мең туғыҙ [...]

вьетнам базары – Америкада да вьетнам базары(1 фикер)

Бәлки белмисездер дә, Америкада да кытай базарлары бар. Беренче тапкыр моңа Калексикога баргач ихтибар иттем. Бу – АКШның Мексика чигендәге зур булмаган шәһәре. Бу – күпләп мексика халкы яши һәм эшли торган шәһәр. Бу чикне халык җәяүләп чыгып йөри, әйтик, Мексикада яшәп, АКШта эшләп йөрүчеләр. Яки АКШка теге яки бу әйбер алырга керүчеләр. Чикнең теге [...]