Архив февраль 2010
Ха-ха. һә-һә(Фикерләр: 4)

ТНВны караштыра башладым әле. Телепрограммасын интернеттан күзәтәм дә, теләгән тапшыруны интернеттан гына карыйм. Менә бит, тормыш, телевизор дигән кара тартмага да көн бөтеп бара. Ни үкенеч, БСТны карый алмыйм. Башкортлар акыллы, интернеттан бушка карап ятмасыннар, диләрдер, күрәсең. Юк, туры эфирда да, язмада да аларның тапшырулыран карап булмый. Үзем эшләп киткән “Сәләм”нән бигрәк, андагы балалар тапшырулары [...]

курай хакында(Сезнең фикер)

Йөри-йөри Гайсә Маликов турындагы язмамны кабат баштан кичерәм. Үз-үземә хайран калам. Шунысы яңа гына барып җитте миңа: нинди уен коралларында уйнарга өйрәнергә хыялланасын, дигән сорауга, Гайсә, курайда өйрәнәсем килә, диде. Әмма, кайсы курай икәнен аныклап үтмәде. Минем, шәхсән, татар курае хакында әйтер сүзем юк. Чөнки бу музыка уен коралын урысларныкыннан аермыйм. Мин наданны гафу итәрсез, [...]

терекөмеш(Сезнең фикер)

ТНВны океан артында интернеттан карап утырырмын, дип башыма да китерми идем. Менә шул көнгә төштем: Гайсә Маликов турында тапшыру күрсәтеләчәген белеп, көтеп алдым, кызыксынып карадым. Гайсәне мин дә телевизорга төшергән идем. «Адымнар» программасына видеосюжетлар икәү булып чыкты: ике баланы да бер сюжетка саласым килмәде. Ялгышмасам, 1999 елның язында булырга тиеш. 11 ел узып киткән. Кечкенә, [...]

татар телен өйрәнәбез(Сезнең фикер)

Аврам – Лос-Анжелестагы Калифорния университетында (UCLA) аспирантурада укый. Докторлык дәрәҗәсен алу өчен урыс теленнән башка тагын ике славян, немец һәм француз телләрен белү кирәк. Соңгы икәүсенә тотынып та карамаган әле, алдагы елларда башлар, дип өметләнәм. Моннан тыш, татар телен өйрәнү нияте белән яна. Бер семестр фарси телен өйрәнде. Иске татар китапларын уку өчен. Икенче ел [...]

бәйрәмнәр һәм бүләкләр(Сезнең фикер)

Кичә американнар Изге Валентин көнен билгеләде. Тарихын, ни өчен, кем тарафыннан билгеләнгәнен язып тормыйм. Язасым килгәне башка нәрсә хакында иде. Элегрәк бу бәйрәмнең бар икәнен дә белмәдек. Ничек яшәгәннәр безнен әби-бабайлар бу бәйрәмсез, күз адына да китерүе авыр. Ике ел элек беренче тапкыр булачак тормыш иптәшем белән билгеләдек бу көнне. Билгеләдек, дип әйтү – зур [...]

Тын океан буеннан. сәяхәт (фото)(Сезнең фикер)

Шулай йөреп кайттык. Арыдык. Йончыдык. Форт Росстан соң, ашыгып барып Muir woods паркына да кереп чыктык. Безнен язылып бетмәгән планнарда бу паркны иркенләп карап чыгарга тиеш идек, әмма юлларның куркынычлыгыннан соңгарак калынды. Шулай да ныклы тәэсир итә алды. Беренчедән, мондагы кебек агачлар миңа бик сирәк очрый. Бу сиңа 200-300 еллык карагай түгел. Моның түбәсе күренми. [...]

сәяхәт фотолары(Сезнең фикер)

Калифорниянең төнъягына сәяхәтебезнең фотолары.

Калифорниядә сакланып калган элекке урыс кирмәненә сәяхәт. (фото)(Сезнең фикер)

Санта Роза – Форт Росс арасы очып кына барасы, дип җырлап барсак та, 42, 6 миль сәгаттән ашу вакытны алды. Башта юлыбыз Уралдагыдай куе урман эченә кереп китте. Уралдагыннан агачлар ныклы аерыла. Биредә еш яуган яңгырлар үзен сиздерә: бар җирдә ям-яшел мүк. Хәтта агач кәүсүләрендә дә. Куркыныч америка фильмнарын шушындый җирләрдә төшерәләрдер, күрәсең. Юл буенда [...]

Калифорниянең төнъягына сәяхәтнең башы(Сезнең фикер)

Калифорния буйлап сәяхәткә чыгу – күптәнге хыялым иде. Машина арендалап, секвоя агачларын күреп кайтыйк, дигәч, Аврам кисәк кенә ризалашты да куйды. Үзем дә моны көтмәгән идем. Башта Калифорниянең Секвоя паркына, аннары Сан-Францисконың билгеле “Алтын капкалары”нан үтеп, Монтерей шәһәренә бару, анда бер кич кунгач, кире Лос-Анджелеска кайту иде теләгебез. Секвоя агачларын күрәсем килә иде. Күренекле журналист [...]

Колакчын радиосы сөйли(1 фикер)

Колхоздан соңгы хәбәрләр: Әниемнең сыеры бозаулаган. “Быел гына тотам да, бөтерәм эре малны, каравы кыен” дип асрый терлекне әни, соңгы 5-6 елда. Әти вафат булганнан соң, 12 ел эчендә монысы өченче сыер. Бозаудан үстергән сыерлары. Авырып егыла да, карый алмагач – сата. Берәр ел сыерсыз яши. Аннары чыдамый – бозау сатып ала. Аны тагын сыер [...]