Матбугат.ру дан кучереп алдым. Ил элгән. Үземә, шәхсән кызык тоелды. Монда да торсын әле, дим. ТАТАРСКАЯ АКЫДА(Вероубеждения). 1. Мусульмане – татары. 2. Немусульмане – все остальные. 3. Благочестивые мусульмане – богатые татары. 4. Идеальный мусульманин – прадедушка, который был муллой. 5. Невежественные мусульмане – родственники со стороны супруга. 6. Арабы (араплар) – малочисленная секта, близкая [...]
Калифорния – әйткәнемчә, иң күп халыклы штат. 2006 ел исәбенчә, монда 36 млн 457.5 мең кеше яши. Лос-Анджелеста – 3 млн. 849 мең 378 кеше. (3млн 849 мең 381 кеше булдыктыр. Соңгы елларда безнең гаилә күчеп килде.) Аннан кала Сан Диего шәһәре – 1 млн. 257 мең кеше. Сан- Хосе һәм Сан-Францискода миллионнан кимрәк. Америка [...]
19нчы гасыр башында Калифрния ярымутравы ике өлешкә – француз (төньяк) һәм доминикан (көньяк) тарафларына бүленә, һәм Өске Калифрния барлыкка килә. Мексиканың азатлык өчен көрәш башлавы (1810) тулаем Калифорниягә испан йогынтысын киметә. Бу вакытта Өске Калифорния биләмәләренә бугенге Калифорния, Невада, Юта, төньяк Аризона, Колорадоның көнбатыш районнары керә. Мексика узаллы дәүләт буларак ирек яулагач, Калифорнияне үз канаты [...]
Менә, яза башладым. Ниндидер алга китеш бар, димәк. Сүземне фәрештәләр шәһәреннән түгел, нәкъ Калифорния штатыннан башлыйм. Калифорниянең халык телендә үз атамасы бар: “Алтын штат” диләр аны. Монда яшәүче йолдызлар хисабына, бәяләрнең югарылыгына да ишарадыр, бәлки. Әмма, исемне ул 1848 елның гыйнварында беренче алтын табылганнан соң ала. Моның аркасында Калифорния – алтын штат кына түгел, ә [...]
Без инде ярты ел Калифониядә. Кеше ышанмаслык хәл ич бу. Кеше генә түгел, узем дә ышанып бетә алмыйм. Күзләремне ныграк ачсам, уянып китәрмен дә, барсы да челпәрәмә килер төсле. Куктәге кояштан ярый әле күзләрне бик ачып та булмый. Күзлек артыннан, я шул кысып кына карап йөрим. Мине, гади авыл кызын язмыш кая гына ташламады. Ниһәять, [...]
Каен яфрагы белән кояштан башка мин бернәрсә төшерә белмим. Рәссамнарга һәр вакыт сокланып, көнләшеп карадым. Җүнле – башлы җырлый белмим. Җырчылардан көнләшеп үләм инде. Туктамый сөйләүче, текстын сөйләгән арада «тудыручы» журналистлардан көнләшәм. Әллә мин көнләшкәнгә ходай бирмәгән, әллә ходай бирмәгәнгә, үземдә булмаганга – мин көнләшәм. шайтан белсен…



