Архив октябрь 2009
койрыксыз уйлар(Сезнең фикер)

Кыямәт көне җиткәнен кайберәүләр ишетми дә калыр, могаен. Колакка бәреп торган 500 дицебеллы музыка аша Исрафил фәрештәнең сур өргәнен ничек ишетмәк кирәк? Минем дәү әни бу тавышны ишетмичә тегермәнче белән азан кычкыручы мәзин генә исән калыр ди торган иде. Күрәсең, ул бераз ялгышкан… Үзем дә гонаһсыз түгел, урамда ялгызым йөргәндә мин дә колакларымны каплап куеп, [...]