Театр…
Башкорт театры иҗат сәфәреннән соң туган уйлар(Фикерләр: 2)

Килделәр дә, киттеләр… Бер мизгел генә булып калды бу дәвер. Сүзем Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының Казан гастрольләре хакында. Сигез көн эчендә театр сөючеләр ун тамашага шаһит булды. Һәрберсе муенса мәрҗәннәре кебек чагу, матур. Бу очракта башкорт җиләнендәге тәңкә-мәрҗән дип әйтсәң дә артык булмас. Журналистлар белән бер очрашуда театр мөдире Хөрмәтулла Үтәшев: “Казан [...]

Камалда – «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» (фото)(1 фикер)

Бүген Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры Казан гастрольләрен башлады. Ул Нәҗип Асанбаевның «Әхмәтзәки Вәлиди Туган» тарихи драмасы белән ачылды. Шушы чарадан фотолар.

Дәрдемәнд (фото)(Сезнең фикер)

Ниһәять, Камал театрында Илгиз Зәйни куйган «Дәрдемәнд» спектаклен карый алдым. Ошадымы, диярсез. Ошады ул миңа. Әмма кыска гына спектаклнең эченә кереп китә алмый интектем.  Башта шунысын әйтим: бизәлеш ягыннан бик матур, үзенчәлекле эшләнгән (Илдар Кәрим). Шагыйрь заманына туры китерелгән аклы-каралы төсләр, кинохрониканы урынлы куллана алу, шәүлә театрын файдалану, артистларның аклы-каралы киемнәре – барысы да үз [...]

Тинчурин театрында Хаҗи әфәндене кабат өйләндерәләр (фото)(Сезнең фикер)

Бу юлы анда Хаҗи әфәндене өйләндерәләр. Шәриф Камал иҗат иткән “Хаҗи әфәнде өйләнә” спектакленең премьерасы 10,11, 12 декабрь көннәренә билгеләнгән иде. Тамашаны сәхнәгә куючы, театрның баш режиссеры Рәшит Заһидуллин: “Әсәр ничек язылган, шулай куелды, артык сүз дә кертмәдем, алып ташлаган өлешләре дә юк. Моның кебек классик әсәрләренең бөтен тәме дә – ничек язылган шулай куелуда,”- [...]

Актриса(Сезнең фикер)

18 ноябрдә Татарстанның Тукай бүләге иясе, республиканың халык, Русиянең атказанган артисткасы Наилә Гәрәевага 70 яшь тулды. 1961 елда Наилә апа Камал театрына килә. Шунан бирле Камалны Гәрәевасыз, Наилә Гәрәеваны Камалсыз күз алдына да китереп булмый. Юбилей уңаеннан Наилә апа белән аның гримм бүлмәсендә сөйләшеп утырдык. Репетиция башланганчы өлгергән кадәр сораулар бирдем. -70 яшь сезнең өчен [...]

УЛ горурланыр иде… (фото)(Фикерләр: 2)

Бүген күренекле режиссер Марсель Хәким улы Сәлимҗановның туган көне. Шушы көнне, ягъни, 7 ноябрьдә премьера күрсәтү – Камалның матур йоласына әверелде. Былтыр җаннарны тетрәндерерлек, бик күп төрле фикер уятучы «Курчак туе» белән каршы алсалар, быел хөрмәтле режиссерның туган көненә бүләк итеп, «Ут күршеләр» әсәрен сәхнәләштергәннәр. Пәрдә ачылыр алдыннан Фәрит Бикчәнтәев сәхнәгә күтәрелеп: «Традицияне дәвам итеп, [...]

Камал сәхнәсендә Гафури театры (фото)(Сезнең фикер)

Туфан Миңнуллин фестивале кысаларында, Камалда бүген Башкортостанның Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры чыгыш ясады. Айрат Абушахманов сәхнәләштергән «Мулла» әсәрен Казан тамашачысы бик яратып кабул итте. Башта юбиляр театрга рәхмәт әйтеп, үз бүләген – ноутбук тапшырды. Спектакль ахрында Гафури театры да буш кул белән килмәгәнлеге ачыкланды: бүләктән тыш, артистлар Туфан абыйга җыр бүләк [...]

Айгөл илендә очрашканга кадәр!(Сезнең фикер)

Быелгы көзләрнең бер гүзәллеге –  театрлардагы спектаклләр. Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм  комедия театрында премьера – Мостай Кәримнең “Айгөл иле” әсәре куела. Хәтерегездә булса, 70нче еллар уртасында Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәләштергәннән соң, татар белән башкорт арасында туган һәр кыз балага диярлек әлеге исем кушылган. Үзем дә шул [...]

Тинчуринда тагын бер кич… (фото)(Сезнең фикер)

Бүген Тинчурин теарты Шамил Фәхретдинов белән Рәшит Заһидуллинның «Бәйрәм белән, кызлар!» комедиясен күрсәтте. Аны Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән. Солтан – 8 мартта туган. Барлык халык хатын-кызларны котлаганда, Солтанга да өлеш чыга, дуслары аны да котлый. Бу – Солтанга ошамый. Аннан котылу чарасы бары бер генә: дуслары оештырган бәйрәмнәргә бармау. Хатынын курортка җибәреп, тынычлап ял итергә хыялланган [...]

Камал театрында «Тартюф»(Сезнең фикер)

Камал театрында Мольерның “Тартюф”ын француз режиссеры Николя Струве татарча сөйләштерде. Шушы уңайдан журналистлар һәм театр белгечләре өчен генә ябык премьера узды. Әлбәттә, бу комедиягә тотынып, театр зур эшкә алынган. Беренчедән, шуны искәртергә кирәк, Жан Батис Мольер бу әсәрен 1664 елда ук иҗат иткән. Шул ук елның 12 маенда Версаль шәһәрендә үз труппасы аны сәхнәләштерә дә. [...]