КОЙРЫКСЫЗ УЙЛАР
Ускорь доставку посылки, привлеки к ответу Почту России(хочу сохранить, а то отовсюду чистят)(Сезнең фикер)

Итак, если ты читаешь эту тему значит, Почта России или EMSПочты России очень медленной доставкой посылок, тебя просто достали и ты решил(а) принять меры. Ты купил нужные тебе вещи за границей, оплатил доставку почтой в твой адрес в России, ты получил от продавца международный номер отслеживания, ты увидел что посылка экспортирована в Россию и теперь, [...]

Сан Диего!(Фикерләр: 3)

Кичә туган көн party, юлдан соң бик каты арыткан иде, бераз капкалап алдык та, тизрәк йокларга яттык. Төнне тыныч кына отельдә уздырдык. Иртәнге кояш белән калкып, балконнан гына тирә-юньне күзәттек. Безнең тәрәзә култыкка, маринага  (гафу, татарчасын түгел, урысчасын да белмим икән бу сүзнең, гади генә әйткәндә яхталар, катерлар парковкасы) карап тора икән, бик матур күренеш [...]

Лос-Анҗелес – Чикаго юлы(Сезнең фикер)

Бүген юлга! Аврамның туган ягында ике елдан ашу булганыбыз юк иде. Кайнана-кайнаталар белән туйдан бирле күрешкән юк. Кышкы каникулларда шул тарафка китәргә булдык. Лос-Анжелестан Чикагога биш сәгатькә якын очкычта очасы. Билетларны ноябрь аенда ук алып куйган идек. Бүген Католикларның Раштуасы – шуңарга билетлар очсызга төште. Юлга җыенабыз.

Бу сиңа Гена исемле крокодил түгел!(Сезнең фикер)

Миңнеханов үз чыгышында Татарстанда рөхсәтсез наркотикларга каршы чараларның уңай нәтиҗәләр бирүе турында әйтте. “Соңгы елларда исәптә торучы наркоавырулар саны арту тизлеге тотрыклы рәвештә бер-ике процент тәшкил итә. Авыруга әверелүчеләр саны икеләтә, наркотиклардан агуланып үлүчеләр саны өчләтә кимеде”, – диде Миңнеханов. Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә кодеинлы даруларны бары тик табиб рөхсәте белән генә сату тәртибе [...]

исемсез…(Сезнең фикер)

Яшь барган саен үлем турындагы һәр хәбәр йөрәкне ныграк сызлата. Соңгы арада үлем дә ерак йөрми. Иң якын кешеләремне алмаса да, минем йөрәгемдә, күңелемдә якты эзен, җылы хәтирәләр калдырган кешеләрне ала. Кайсыберләре үз теләкләре белән арабыздан китсә, кайсыларын авыру ала. Шушы елларда мин белгән кайсыбер кешеләр вафаты йөрәкне сыкратты инде. Кайсыберләренә күз яше белән еласам, [...]

Казандагы Татар зираты (фото)(Сезнең фикер)
Арча ягы (фото)(Сезнең фикер)
ТЕЛСЕЗЛӘР БЕЗ…(1 фикер)

Башкортстанга кайтып килдем. Абыйның улының документларын югары уку йортына алып барырга кирәк икән, җиңги белән энекәш тә өстәлгәч, авылдан Уфага кадәр такси ялладык. Таксистыбыз әрмән кешесе. 200 километр Уфага йөреп таксист булып эшли. Иртән таңнан китә, кич караңгы төшкәч кенә кайта. Көн дә! 15 еллап элек чеп-чи башкорт авылына гаиләсе белән күчеп килеп, кирпечтән йорт [...]

Авылдан соңгы хәбәрләр(1 фикер)

Июль ахрында туган якны йөреп әйләндем. Авылда эссе, бакчага ни утыртсаң – котырып үсә. Ишек алдында электән үк таш салынгач, әллә ни үлән юк, ә менә арт якта, ягъни бакча ягында песи үләне котырып үсә. Мунча тирәсен киез кебек бәпкә үләне баскан. Сүзем шушы песи үләне хакында. Ни өчен песи үләне? Кайсы песи аны яратып [...]

тел. милләт. шәхес. пикет. (фото)(Сезнең фикер)

Интернетка тоташсаң – ТНВ журналисты Эльмира Исрафилова тәртибен, киләчәк язмышын тикшерүгә юлыгасың. Аның әйткәне-әйтмәгәне, әрләшкәне-талашканы, аңа каршы гаризаның мәхкәмәгә бирелүе, татар теле, урыс теле, шовинизм-национализм кебек темалар «барсы бергә буталды».  Бу хакта татнет та, рунетта шаулый, берберсенә иң әшәке сүзләрне жәлләми, чиләкләп коя. 21 июньдә Исрафилованы яклап пикет буласын ишеткәч, мин дә җыендым. Моңарчы, татар [...]