Нурисламым – күз нурым
Сөннәтле малай булдык… (видео)(Сезнең фикер)

16 гыйнварга сөннәт эшләтәчәгебез хакында язган идем. Менә ул, көтелгән көн килеп тә җитте, узып та китте. 7 ел дәвамында тырышып караган эшем, монда ай ярымда хәл ителде. Арытасым килми,  бүгенге көнне тәфсилләп үтәм. Узган җомга Кайзердан(безнең иминият оешмасы) чылтратып, дүшәмбе сәгать 11гә вакыт билгеләделәр. Кичтән ашаганнан соң, балага берни ашатмаска, берни эчермәскә куштылар. Әйтүе [...]

Нурислам(Сезнең фикер)

Аврам сөйли: Нурислам белән урамда туплы уйныйбыз. Тупны типкәндә берәр өстәмә уен кертәбез. Нурислам, типкән кеше усемлекләрне әйтсен, дигән тәкдим кертте. Бик күп үсемлекләрне әйттек, күрәсең, белгәннәребез бетте. – Чәч, ди Нурислам. – ул бит үсә. Бераздан: – Кеше. Кеше бит шулай ук үсә, ди. Аннары: – Йорт. Йортны төзиләр. Ул тик тормый, ул үсә. [...]

нәптәк. Нурислам мәктәпне шулай ди.(Фикерләр: 3)

Бер атна справкалар, кагәзьләр җыйдык. Бөтен төр прививкаларны яңадан казаттык. Манту-тесты бераз шешкән иде, рентгенга төшерделәр. Анда йөреп бер көн үтте. Нурисламга, бүген күкрәгеңне фотога төшерәләр, дигән идем, мин анда елмаерга тиешменме, ди…. «Мин укый да, язада белмим, бармыйм нәпктәпкэ»,- ди. Анда укыталар, өйрэтәләр, дигән аргументны искә дә алмый. Ниһәять, бүген башлап мәктәпкә бардык.  Юлда [...]