күңел ынйылары/күңел энҗеләре
Казан. Һади Такташ(Сезнең фикер)

Казан   Күзләремә ничек ачык итеп Кайгы нуры төшкән. Аларда Үз-үземә нәфрәт хисе яна. Оялам да, Куркамын да хәзер карарга… Ә кайчандыр алар көн килерен Хәбәр иткән язгы таңдагы Кояш нуры кебек якты иде, Өмитле иде; Хәзер андагы Ул сихерле нурлар сүнгәннәр… А, тагы Алар шулай итеп янармы?.. Казан! Фахиш шәһәр, Синең урамыңа Мин, гыйсъянчы, [...]

Гомер көзе(Сезнең фикер)

Дәү әнием Галләмова Гарифә рухына. «…И-и-и, гомер дигәнең үтеп тә киткән. Мин инде сигезенче дистәне тутырам, ә ул бүген салкын җир куенына керәчәк, – дип уйлады Шәмсинур, Гөлгайшә мәете янына кергәч. – Яшь чагында Берлинны алган кебек, иркен басып йөри иде, хәзер беркемнең катнашы да, шаһит булуы да кирәкми. Ул хәзер Алла алдында: барысына да [...]

Дәрдемәнд(Сезнең фикер)

ШИГЫРЬЛӘР КАЛӘМГӘ ХИТАП Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит[1], Килеп кичмсшлэр пхвален бәян ит[2]. Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә, Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә! Бабалар кабере янында күңел зар, Аталар рухының армандасы [3] бар… Кара туфрак тулы мазлум нидасы[4], Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы [5]?.. Каләм! Калбеңдә ни сер бар, гаян ит, [...]

Туган көн килә елга бер тапкыр…(1 фикер)

Быел миңа 33 яшь тулды. Кеше ышанмаслык хәл. Ни өчен дисәгез, аптырарлыгы юк: һаман булса акыл кермәгән, кулга диплом алынмаган. Ә бит юкса, башта шундый матур башланган иде. 14 яшемдә республиканың иң дәрәҗәле уку йортына имтиханнар тапшырып кереп китә алдым. Мин- гадидән дә гадиерәк калхуз баласы. Әти – балта остасы, әни колхозчы. Арттан этүче дә, [...]

(Сезнең фикер)

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса – кояшка карап юл [...]

Табыныу. Рәми Ғарипов(Сезнең фикер)

Рәми Ғарипов Табыныу 1937 (Поэма) Алла ла, батша ла, батыр ҙа – Азат итмәҫ бер кем беҙҙе. Бары үҙ ҡулдарыбыҙ менән Яуларбыҙ үҙ иркебеҙҙе. “Интернационал” I Мең туғыҙ йөҙ утыҙ етенсе йыл!.. Мең туғыҙ йөҙ утыҙ етелә Мең туғыҙ йөҙ Ун Етене ҙурлап, Илем минең изге ителә. Мең туғыҙ йөҙ утыҙ етенсе йыл!.. Мең туғыҙ [...]

Башкортлок(Фикерләр: 5)

БАШҠОРТЛОҠ Эй, егеттәр, ҡыҙҙар! Ҡандай ихлас Бейенегеҙ башҡорт бейеүен. Һәр ҡайһығыҙ иҫбатланы булды Үҙ халҡына булған һөйөүен. Һәр хәлдә, мин шулай теләнем. Юҡһа, тотоп башҡорт ҡурайҙарын, Ябынышып башҡорт еләнен, Сәстәренә толом ҡушып үреп, Сәхнә биләүҙәрен беләмен. Кейемдәрҙе кейеү генә түгел, Башҡорт, тиеп, яҙып паспортын… Аҡ йорттарҙан тороп аҙмы түрә Башына етте аҙмы башҡорттоң. Ә бына [...]