Көндәлек битләреннән…
Anatolian Cultures & Food Festival (фото)(Сезнең фикер)
Аптыраш(Фикерләр: 2)

Аптырап утырам әле. Кичә төнен кухня раковинасы тыгылды. Була торган хәл, билгеле. Бу очракта без Русиядә үзебез дә эшләтеп җибәрәбез. аның берние дә юк бит: бары тик раковина астын ачып, торбаны чистартасы гына. Чүп астарак җыелып томаланган булса – озын тимер чыбыкны торбага тыгып, чүпне «этеп» җибәрәсе. Тимер чыбык җитмәслек, тагын да ераграк урында булса, [...]

матур көн(Сезнең фикер)

Бүген иртәннән үк матур, кояшлы көн.  Без килгәннән бирле иртәннән үк кояш ике-өч кенә күренде. Гадәттә, иртәнчәк куе томан, салкын җил. Кояш сәгать 11ләргә генә күренә. Кояшта утырсаң, җылы, әмма күләгәдә бик салкын булучан. Ә бүген төш вакытына хәтта эссетеп тә җибәрде. Интернет Лос Анҗелеста 21 градус җылы икәнне күрсәтә. Мәктәптән кайттык та, тиз генә [...]

Шимбә – ял көнеме?(Сезнең фикер)

Бүген без Нурисламны гарәп телен өйрәтүче шимбә мәктәбенә алып бардык. Моңарчы мәчет каршындагы гарәп теле мәктәбенә йөртербез, дип уйласак та, яңа танышларым – казах кызы Раушан төрек оешмасы турында сөйләде. Быел беренче тапкыр төрек телле булмаган балалар өчен аерым сыйныф ачмакчылар икән, шунда барып күреп, карап кайтырга булдык. Пацифик институт (Pacifica Institute) Аврам укыган университеттан [...]

Мәктәпкә юл(1 фикер)

Нурислам бүген икенче класска мәктәпкә китте. Мескен баланы хәтта жәлләп тә куям. Теле башкортча ачылды. Әле ачылып җиткәләгәнче Казанга күчеп килдек. Татар балалар бакчасына йөри башлагач, тел дә татарчага күчте. Параллель рәвештә урысчаны өйрәнә башларга мәҗбүр булдык, чөнки Казандагы фатирда алман ахирәтем Коринна белән яшәдек, ул татарча белми иде. Нурисламның урысчасы чит ил студентлары акценты [...]

Мәктәпкә…(Сезнең фикер)

Бүген мәктәпкә регистрация үтү өчен соңгы көн иде. Кирәге чыкса, диеп үзебездә булган барлык кәгазьләрне җыеп алып бардык. Былтыр гына монда укуыбыз билгеле булгач, күбесе хәтта кирәкмәде дә, бер өем кәгазьне тутырып бирдек тә, вәссәләм. Нурисламның фамилиясен үзгәртү турындагы суд карарын алырга онытканбыз, анысын китереп бирәсе генә калды. Бүген булмаса – иртәгә кертеп чыгарбыз әле. [...]

Үз өемдә үз көем…(1 фикер)

Көннәр фатирга булган әйберләрне урнаштырып уза. Әлегә язарга вакыт кына юк. Кичәле-бүгенле якташым Гөлназның фатирына ремонт эшләдек. Ичмасам, бер шөгыль. Кечкенә кызы бар Гөлназның Лия исемле. Матур кара башкорт кызы. Нурислам янында алар бертуганнар кебек. Гөлназның тормыш иптәше Көньяк Америка башкорты))))))  Эквадор егете Фрэнкины яратып, башкорт дибез шул. Кызы да аның үзе булган да куйган! [...]

Беренче сентябрь бүген!(1 фикер)

Мәктәптә укудан туктагач та әле 1 сентябрь көнне күңел ниндидер бер серле халәт кичерә трган иде. Бүген дә шушы хис уяттымы, мин иртәнге җиденче яртыда йокым туеп уянып киттем. Нурислам да күзләрен ачып, түшәмгә карап ята. Ни уйлаган була икән нәни күңел?Сөйләшеп ята торгач, сигез дә тулып килә. Аврамны да уяткач, кичәге пицца белән тамак [...]

36 сәгатькә сузылган тәүлек(1 фикер)

Төнге 2дә сикереп тордым. Йокы – барыбер йокы булмады. Үземне интектереп ятудан мәгънә юк. Әкрен генә юынып, киенеп, әйберләрне парладым. Өченче яртыда Алсуның да сәгате чылтрады. Нурисламнан кала барысы дла кузгалды. Өй эче мәш килә: чемоданнарны чыгарып подъезд төбенә өйдек. Өч тулырга ун минут кала Нурисламны да уяттык. Хушлашабыз, кочаклашабыз. Таксига утыргач, күңел дулап та [...]

Мәскәүдә(Сезнең фикер)

Иртәнчәк Мәскәүгә килеп җиттек. Безнең өчебезгә кулда дүрт чемодан, шуларның икесе китаплар белән шыплап тулган. Моннан тыш, икебезнең дә аркада рюкзаклар. Ярый Коринна иртә белән килеп җитеп, Алсуны уятып фатирга кергән. Алсу эшкә киткәндә ачкычны алып калган һәм безне каршыларга Казанский вокзалга килде. Алсу яшәгән фатирга көч-хәл белән барып егылдык. Аннары кем кая таралды. Аврамга [...]