Көндәлек битләреннән…
Birthday party (фото)(Сезнең фикер)

Кичә язганымча, Нурисламның 8 яшен билгеләүне бүгенгә калдырдык. Чөнки җомга көн әле язгы каникулларга туры килсә дә, ата-аналар эшләү сәбәпле балалар без оештырган partyга килә алмый иде. Иң яхшысы шимбә көн дип, шушы көнне сайладык. Чакырылган кунаклары әллә ни күп түгел иде, шулай да, ишек алдында бергә уйнаган дуслары һәммәсе килде, Рушанның балалары Дәрья белән [...]

Нурислам туган көн (фото)(Сезнең фикер)

Бүген Нурисламның туган көне. Улыма 8 яшь тулды. Туган көнне билгеләү озынга сузылды быел. Менә тәфсилләп, фотолар белән бизәп, сөйләп күрсәтмәкчемен. Туган көнне 6 апрельдә билгеләп үтә алмадык. Бүген үзебез өчен бәйрәм ясадык. Дуслар белән күңелле итеп уйнап, торт ашау – шимбә көнгә калды.                       [...]

Санта Моника калхуз базары (фото)(Фикерләр: 2)

«Йүнле кеше этен дә урамга чыгармас» көн булса да, тамак таләп иткәч, тагын Санта Мониканың данлыклы феремерлар базарына юнәлдек. Сатучы булмас, дигән шөбһә юкка булмаган, сатып алучы гына түгел, сатучылар да сирәк, булганнары да без килгәндә үк, әйберләрен төйни-тутыра башлаган иде.

Крисмас концерты(Сезнең фикер)

Нурислам укыган мәктәптә балалар кышкы каникул алдыннын, Һаннука һәм Крисмас бәйрәмнәренә концерт программасын күрсәтте. Һәр ел һәр сыйныф концертка ике җыр әзерли, җырлар, гадәттә, Крисмаска яки Һаннукага багышланган була. Нурисламга җырларны ноябрь ахрында ук биреп кайтардылар. Акрын гына җыр сүзләрен ятлады, мәктәптә шулай репетиция эшләделәр. Чөнки әлеге чарага монда бик җитди карыйлар: концертны карарга барлык [...]

Алда – сөннәт(Сезнең фикер)

Билгеләп куясым килә: 16 гыйнварга уролог сөннәт билгеләде. 7 ел буе башкара алмаган эшемне болар ике айда хәл итмәкче. Нурисламны сөннәткә утырту өчен ничә тапкыр талпынып карадык. Кушма штатларга беренче тапкыр китәр алдыннан, авылда хәтта анализлар да биргән идек. Организмында инфеция бар дип, хирург ниятемне кире какты. Соңыннан улымның теше шешеп, эрен җыелып торганлыгы билгеле [...]

Хастәханә по-американски(Сезнең фикер)

Борчыласы түгел: хастәханәгә без болай гына, Нурисламның иминияте буенча гына бардык. Баланың педиатры белән танышу, баланы беренче тапкыр күрү, карау өчен эшләнелгән процедура. Хастәханә бездән әллә ни ерак түгел. Әмма тиз генә барып җитә торган да түгел, ике автобус белән барасы, анысы да бик уңайсыз. Нишлисең, без сайлаган әйбер түгел, ни тәкъдыйм иттеләр -шуңа ризалаштык. [...]

Корбан гаете мөбәрәк булсын! (фотохисап)(Фикерләр: 3)

Бүген көн озын булды. Ардык-талдык. Шулай да, бик күңелле уздырдык Корбан гаетен. Чөнки ул иртәдән үк күңелле башланды. Кичтән кыстыбый камыры белән булаштым, аннары алардан җәймә пешердем. Мин ятканчы сәгать икенче китте. Иртәнге 7-гә чылтрарга телефонны куеп йокларга яткан килеш, сүнгәнмен. Иртән телефондагы сәгать уятуга сикереп тордым. Залга чыксам, барлык сәгатьләр дә 8не күрсәтә, телефонда [...]

…тормыш түгел алтын алма…(Сезнең фикер)

                            Менә шушындый хат алдык. Исемлек буенча һәммәсен сатып алдык, пакетка барсын да тутырып, анда Нурисламга хат язып салдык. Болар барсы да җир тетрәү казасы куркынычы булган Калифорния штаты мәктәпләрендә ел саен уздырыла. Балаларны каза килгән очракта нәрсә эшләргә, үзеңне ничек тотарга [...]

Halloween 2011 (Фото)(Сезнең фикер)
ялкау(Сезнең фикер)

Ник язмый икән бу , дисезме икән? Ялкаулык ахрысы. Гәрчә, каядыр йөргәндә, блогка күңелдән генә меңләгән язма тезәм. Әмма комп янына килеп утыруга баш — буп-буш кала. Тегесен-монысын укып утырудан башка, акылга бер юнле фикер килми. Менә бүген мин бәрәңге пешердем. Гади генә, үзебезчә мичтә тәгәрәттем. Сагындырып китә әнә шул тәгәрәткән бәрәңге. Ник шулайдыр. Минем [...]