Көндәлек битләреннән…
Сәяхәт. Җиденче көн.(Сезнең фикер)

Юлга чыгып киткәнебезгә бүген атнадан артты. Эт булып арысак та, ресторан ашларыннан гарык булсак та, үз йортыбызга якынаю хисе арыганнарны юк итә, ресторан ашларын тәмләндерә кебек. Иртүк кунакханәдә ашап алгач, егетләрем бассейнда су коенып алды. Кичә бик каты яңгыр булып, әлеге планнарны тормышка ашыра алмаганнар иде бит. Иртәнге 8дә кояшның якты нурына күз ачарлык түгел, [...]

Сәяхәт. Алтынчы көн.(Сезнең фикер)

Иртәнчәк уянып, ашап алгач, кабат юлга кузгалдык. Тизрәк барган саен кайтасы юлыбызны кыскартабыз бит. Калифорнияга якынайган саен, туктап, шәһәрләр карау, кызыклы урыннар күрү теләге сүрелә башлады. Ничә еллар хыялланган зуууур кактуслар күрү теләген ташлап калдырып булмады, юлыбызны тагын бер Милли парк Сагуарога бордык. Парк зур биләмәне алып ята. Монда кактусларның ниндие генә юк. Чәчәклесе, җимешлесе, [...]

Сәяхәт. Бишенче көн.(Сезнең фикер)

Төнне Roswell шәһәрендә уздырдык. Бирегә килеп кунуыбыз бушка түгел иде. Чөнки иртәнге якта мондагы данлыклы музейны карап, Карлсбад шәһәре янындагы тау куышлыгын барып күрү. Иртәнге ашны ашап алгач, иртә булуына да карамый, музейны эзләп киттек. Аллага шөкер бит хәзер, новигатор сине, тел кебек Киевка гына түгел, арьягына алып китә. Иртә баруыбыз бушка булмады, музей таңнан [...]

Сәяхәт. Дүртенче көн.(Сезнең фикер)

Дүртенче көн инде юлдабыз. Калифорниядән чыгып киткәннән санасаң, айдан артык вакыт өйдә булган юк. Күңелдә ике төрле теләк: берсе тизрәк өйгә тартса, икенчесе Американың матур урыннарын туктап карыйсы, гизәсе, күреп каласы килә. Тагын кайчан машина белән сәяхәт кылырга туры килер әле?! Килә-килә климатның үзгәрүе сизелә башлады. Беренче көннәрне саргаеп утырса да, яшеллек сизелә иде. Оклахомага [...]

Сәяхәт. Өченче көн.(Сезнең фикер)

Иртәнчәк уянып, әйберләрне төядек тә, тизрәк юлга ашыктык. Юлыбыз Иллинойстан чыгып, Миссури штаты буйлап китте. Бу тарафларга килгән саен «җир монда түгәрәк түгел, яссы» дип көләм. Чөнки бу якларда җир – тип-тигез булып ята. Күз эләгер урын юк, тирә-як басу да басу.                           [...]

Сәяхәт. Икенче көн.(Сезнең фикер)

Төнне Аврамның туган йортында уздырдык. Туган ук йорт та түгелдер, бәлки. Балалар кечкенә вакытта әти-әнисе шәһәр читеннән йорт алып, шушында күченә. Үз-үзен белә башлаганнан Аврам шушы йортта үсә. Быел әтисе пенсиядә булгач, бакча утырткан. Помидорлары кызарып утыра, карбуз-кавын тәгәрәп ята. Кишерләрен утап, сирәкләп киттек.  Бакча – Русиядәге кебек тамак туйдырыр өчен түгел инде, билгеле, американча [...]

Сәяхәт. Беренче көн.(Сезнең фикер)

Чикаго! Исән сау килеп җиттек. Кичә төнен килеп, кунакханәгә урнаштык. Иртән Чикаго кояшы астында уянып, төш ауганчы барлык эшләребезне башкарып та чктык. Машинаны ремонтка биргәндә, арендага машинаны бер тәүлеккә алдык. Тәүлек бәя – 25 доллар тирәсе булды. Хәзер онытылган инде. Машинабызны  төзәтүнең күпмегә сузыласы билгесез иде. Аренда машинасына утырып, Чикагоның танылган балалар музеена юл алдык. [...]

Лагерь тәмам. Алда – озын юл!(Сезнең фикер)

Лагерь тәмамланды, Аллага шөкер. Булган барлык әйберләрне җыеп, саклауга тапшырдык. Кичә үк безнең урында калучы, икенче сменада эшләүче корея лагеры вожатыйлары килеп урынлашты. Без әйберләребезне җыештырабыз, алар, киресенчә, урынлаштыра. Кичә, лагерь тәмамлану хөрмәтенә пиццериядә барлык вожатыйлар өчен  зурлап кичке аш оештырды. 21 яше тулып узган хезмәткәрләр зурлар өчен эчемлек белән сыйланса да, бу яшкә җитмәгәннәре [...]

Лагерьда(Сезнең фикер)

Килеп урынлашуга кризис барлыкка килде. Лагерь тормышындагы иң зур проблема булгандыр бу. Хәзер шул турыда тәфсилләбрәк сөйләмәкчемен. Сезнең кайчандыр пионер лагерында ял иткәнегез бардыр, я исә балагызны хәзер җәйге ялга җибәрергә җыенасыздыр. Чагыштырып карау – файда булмаса да, зыян да итмәс, дип уйлыйм. Мин әлеге лагерьга беренче тапкыр эшкә килгәннән бирле аптырап йөрим. Үзем кечкенә [...]

Компьютер классын коткару(Сезнең фикер)

Ел саен безнең башлангыч мәктәпнең компьютер классына куркыныч яный башлый. Аңлаган кеше – аңлый, башлангыч мәктәп укучыларына соңгы модель компьютерлар белән эшләү мәжбүри түгел – түгеллеген. Әлеге классны компьютерлар белән тулыландыру өчен мәктәп атна саен акча сорап, ата-аналарга мөрәжәгать итә(мәҗбүри акча җыю дигән әйбер юк, әмма мөмкинлегеңә карап, балаң укыган мәктәпкә бераз хәер бирү – [...]