Бу дөнъяның кеме юк
Әтиләр һәм бәбиләр(Сезнең фикер)

Безнең йорт янында гына балалар өчен комлы тартма бар. Әмма иртән дә кичен дә аның тирә-ягына уратып машиналар куела. Әлбәттә, зиннәтле кешеләрнең зиннәтле машиналары. Билгеле, балалар өчен кулган әрҗә хакында эте дә уйламый. Комлык янында гына утыргыч бар, ансында көндез әбиләр ләчтит сата, кичен яшьләр җыелып тәмәке тарта, сыра эчә, музыка тыңлый. Шушы комлыкка бүген [...]

Иж-Бубый мәктәбе ябыла? (фото)(Сезнең фикер)

Без өстән кушылганны һәрвакыт җиренә җиткереп үтибез. Русия законнары мәсьәләсендә тагын да арттырыбрак җибәрергә маһирбыз. Мәктәпләргә кагылышлысын гына алыйк. Татар авылларындагы мәктәпләрне оптим-альләштерү иттарткычы пычакларына салу безнең өчен берни түгел. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нурәхмәт әйтүенчә, соңгы өч елда республикада 175 мәктәп ябылган һәм аларның барысы да татар мәктәпләре. Иж-Бубый мәктәбе ябыла икән дигән [...]

Шәрык клубында кунакта (фото)(1 фикер)

Яшь чакларны искә төшереп, бүген Шәрык клубына чәйгә бардык. Яшьләр белән күңелле: алар чибәр, алар акыллы, алар тәүфиклы. Шатланып, сөенеп, күңелемә рәхәтлек алып кайттым. Тагын «Туган тел»не җырладык, рәхәтләнеп аралаштык, тәмнүшкеләр белән чәй эчтек. Баянчы егетнең дә булуы үтә дә сөендерде. Рәхмәт сезгә, Шәрыкчыларның бүгенгеләре! (Шулай дими чарам юк, 1996 елларда үзем дә шушы аралашу [...]

Кеше почмагында(Сезнең фикер)

Үз яшәр почмагың булмагач, фатирдан-фатирга йөрергә туры килә. Чираттагы йортта фатир арендалагач, подъезд юуучы әби белән берберебезне тәүге күрешүдән үк яратмадык. Дөресрәге, ул мине ник яратмагандыр, анысы миңа караңгы, миңа аның дорфа сөйләшүе һәм үзүзен тотышы ошамады. Ишекне беренче тапкыр ачып чыккан мизгелдә ул очрады һәм февраль-март айлары өчен акча таптыра башлады. Апрель уртасында фатирга [...]

Гыйберәт өчен 2(1 фикер)

Рәфис Җәмиди белән бәхәсләшәбез. Рәфис, минем башкорт булуыма төрттереп: – Әйе, башкортлар бик акыллы халык бит инде. Алар тәгәрмәч уйлап чыгарган халык бит ул. Татарлар копьютерда уйнаган чорда…. Көлешеп, елап бөттек. Х Х Х Җәмидинең чираттагы гениаль фикере телефонга СМС булып килде: «Ничек тәмле ул татар булып яшәү! Аның тарихы – затлы шәрап кебек исертә, [...]

Рәхмәт сиңа, Динар!(Фикерләр: 9)

Бүген кайдадыр эзләнеп кереп китеп, Динар Корбанов исемле интернетчы дәфтәренә барып юлыктым. Бу сәхифәнең барлыгын белә идем, кереп, карап чыгарга гына  кул җитми торды. Андагы мәгълүат кайсыдыр студентның булачак диплом эшенә, хәтта кемгәдер гыйлми эш язарга да җитәрлек! Арттыру түгел: анда интернет программаларны тәрҗемәләү, аларны куллану өчен татарчалап аңлатулар, иң мөһиме, бик зур хезмәт – [...]

Яшенле яңгыр(Сезнең фикер)

Җомга булгач, улы башка көннәрдәгеннән озаграк хушлашты. Яраткан тәрбиячесен, дусларын ике көн күрмәячәк бит. Улының бу гадәтен күптән белсә дә, беренче күргәндәй сокланып карап торды ул. Балалар бакчасыннан чыгып, кибеткә керү белән тыныч йөзгә очрады. Соңгы тапкыр дүрт ел элек күрешкән ахирәте лә баса! Кочактан аерылгач, аны өйләренә чакырырга башы җитте. Улына уенчык машина, әллә [...]

Теодор Козлофф – Казан ханлыгы варисы?(Фикерләр: 5)

“Los Angeles Times” гэҗите тарихында татарлар турында материаллар чыгу-чыкмавын тикшергәндә бер кызыклы язмага очрадык. “Лос-Анжелес биючесе – кыргый урыс татарлары кабиләләре патшасы” исемендә чыккан язма турында сүзем. Бу исемдәге әңгәмә 1923 елның 21 гыйнварында дөнъя күрә. “Теодор Козлофф – татар кабиләләренә хакимлеккә чыкырылган” ди язма авторы H.B.K. WILLIS. Әлбәттә, татар тамырларын саклаган бу биюче турындагы [...]

диджей тарихы(Сезнең фикер)

Монда килгәнче үк, Уфада ике шәхси татар радиосында эшләгән идем. Татар мәркәзе Казанда мондый радиоларның шактый буласына инанып килдем. Ә Казанда эш эзләгән чорда, дәүләтнекеннән башка татарча сөйләүче радиолар юк иде әле. Бер елга якын вакыт узгач кына УКВ ешлыгында беренче карлыгач – “Курай» радиосы пәйда булды. Анысында да татарча, чит ил, рус җырлары чиратлаштырып, [...]

гыйбрәт өчен(1 фикер)

Интервью алган әңгәмәдәшләремнең кайберләре, диктофоннан кәгазьгә күчергән язмаларны китереп күрсәтүне сорый.   Әллә диктофоннан дөрес күчермәс дип, әллә үзләренең артык нәрсә сөйләп  ташлаганнарыннан куркалар.  “Теле ни сөйләгәнне – колагы ишетми” дигән сүз искә төшә шушы урында. Х Х Х Рафис Җәмди безне, бер төркем кешене фин татары Хәмит белән таныштыра һәм Батулланың олы улы турында: – [...]