Сәяхәт. Җиденче көн.

Юлга чыгып киткәнебезгә бүген атнадан артты. Эт булып арысак та, ресторан ашларыннан гарык булсак та, үз йортыбызга якынаю хисе арыганнарны юк итә, ресторан ашларын тәмләндерә кебек.
Иртүк кунакханәдә ашап алгач, егетләрем бассейнда су коенып алды. Кичә бик каты яңгыр булып, әлеге планнарны тормышка ашыра алмаганнар иде бит. Иртәнге 8дә кояшның якты нурына күз ачарлык түгел, көн шундый җылы. Кичтән генә чиләкләп яңгыр коймаган да, пальма агачларын сындырырдай итеп җил исмәгән.

Лос Анжелес!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Юлда йөк машинасы ауган, ут капкан иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Калифорния ланшафты Аризонаныкыннан әллә ни аерылмый кебек. Теге кактуслар юк икән монда.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бу тирәдәге эсселектән миләр кайный башлый кебек.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Океаннан киләсе салкын һаваны алдагы таулар тоткарлый.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Урамда Фарингейт буенча 109 дәрәҗә эсселек. Цельсиягә күчерсәң 42.78 дәрәҗә була. Мондый эсселекне Миззури штатында татыдык. Канзас, Оклахома, Техас, Нью Мексиконы ярыйсы гына температура белән уздык. Ниһәять, Калифорния безне кояш белән каршы алды. Техас һәм Аризона далаларында 50 градуска җитүе мөмкин, дигән курку акланмады, шөкер.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Калифорния - шушындый кечкенә электр җитештерү станцияләренә бай. Болар хакында алдагы көннәрдә язаган идем.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Лос Анжелеска җиткәнче, Moreno Valley шәһәрендә чиркәү белән мәчет турындагы язуны күреп, фотога төшереп өлгердем.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Чак кына алдарак мәчетнең үзе дә күренеп калды. Туктарга вакыт та, теләк тә калмаган иде, ике сәгать тирәсе вакыттан, өйгә кайтып егылдык...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сәфәребездән исән-сау кайтып җиттек. Йортыбыз исән-имин торган. Өстәлдә онытылып калган балга җыелган кырмыска туен исәпкә алмаганда, барсы да тәртиптә. Җәйге каникул шушы урында тәмам, ярты айдан мәктәптә укулар башлана.  Тормыш дәвам итә.

 

 



Сезнең фикер