Сәяхәт. Алтынчы көн.

Иртәнчәк уянып, ашап алгач, кабат юлга кузгалдык. Тизрәк барган саен кайтасы юлыбызны кыскартабыз бит. Калифорнияга якынайган саен, туктап, шәһәрләр карау, кызыклы урыннар күрү теләге сүрелә башлады. Ничә еллар хыялланган зуууур кактуслар күрү теләген ташлап калдырып булмады, юлыбызны тагын бер Милли парк Сагуарога бордык. Парк зур биләмәне алып ята. Монда кактусларның ниндие генә юк. Чәчәклесе, җимешлесе, зуры, кечкенәсе, каты чәнчкелесе, бик үк каты булмаганнары да бар. Парк аша автомобиль юлы үтә. Бусы – төп өлеше. Әмма паркның зуррак өлешендә җәяү яки атта гына йөрү мөмкин. Атларны шушында ук арендага алырга мөмкин. Без – машинада йөрүчеләр юлын сайладык.

Калифорния белән чиктәш Аризона штаты!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Менә ул! Минем хыял тормышка ашты, Аризонаның данлыклы кактусларын күрәм.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Монда да, башка урыннардагы кебек өстәл, гриль, бәдрәф куелган ял итү урыннары бар. Килүгә без дә тамак ялгап алдык. Аннары гына паркта бераз йөреп, фотога төштек.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бу төр кактусның җимешләрен ашыйлар. Мексикан кибетләрендә сатыла болар. Кызык өчен генә сатып алып, тәмләп тә карадык: тәме ширбәтле, әмма артык төче. Нинди дә булса безгә таныш җимеш белән чагыштыра алмыйм.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кактус үсә торган җирләр шушылай була икән! Таш, ком, сары балчык. Кактуслардан кала яшеллек юк. Тын торганда ара-тирә кәлтәләрнең йөгереп узганын ишетеп-куреп калып була.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кактусларның кибеттә сатылган бар төрләрен дә монда табып була торгандыр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Болары Нурислам кебек кактус малайлары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Менә мондый чибәр нәни кызлары да бар!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Аврам хәтле ике бар! Болары халык күп йөри торган трасса юл буенда үскәннәре. Гадәттә, әлеге кактуслар 13әр метрга кадәр җитә, ди.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шушының кебек аңлатма такталар бар. Кызыксынган кеше туктап, укый. Нурислам укырга өйрәнгәннән бирле бер генә такта да игътибарсыз калмый, шөкер.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бу такта әлеге аланның еллар буе ничек үзгәрүен күрсәтә. Башта эре кактуслар бик күп булса да, сыер көтүләре, салкынлана барган климат кактусларны үтереп бетерә язган. 70нче алларга кадәр паркта сыер көтүләре йөри. Хәзер хәлләр яхшыга бара. Олы кактуслар булмаса да, ваклары күпләп чыгып, үсеп килә. Димәк, киләчәк буыннарга сакланыр үсемлекләр бар!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Безне куалап яңгыр йөри. Кояш батканда куып җитте ул безне. Әмма әлегә кактус ышыгындабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Чәчәк атып утыручы кактуслар да очрады

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Сагуаро паркыннан соң, кичен Һиндостан ресторанында тамак туйдыргач, кунакханәгә кайтып йоклыйсы гына калды. Иртәгә - өйдә куначакбыз, иншалла.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Рестораннан кайтканда, ниһаять, теге яңгыр безне куып җитте. Аризонаның Scottsdale шәһәре урамнарында су елга булып акты.

 

 

 

Сәфәребезнең  соңгы көне дә артта калды. Иртәгәсен иртүк өйгә кузгалабыз. Алда нибары 6 сәгатьлек юл.



Сезнең фикер