Сәяхәт. Бишенче көн.

Төнне Roswell шәһәрендә уздырдык. Бирегә килеп кунуыбыз бушка түгел иде. Чөнки иртәнге якта мондагы данлыклы музейны карап, Карлсбад шәһәре янындагы тау куышлыгын барып күрү.

Иртәнге ашны ашап алгач, иртә булуына да карамый, музейны эзләп киттек. Аллага шөкер бит хәзер, новигатор сине, тел кебек Киевка гына түгел, арьягына алып китә. Иртә баруыбыз бушка булмады, музей таңнан эшли икән. Олыларга 8әр, Нурисламга 6 долларга билет алдык та эчкә үттек. Алда безне 30-40нчы елларда басылып чыккан төрле гәҗитләрнең саргаеп бөткән язмалары каршы алды. Кызыксынган кешегә – бер көнлек эш, әмма бездә әлеге тема алай кызыксыну уятмый, бу музейга да, Нурисламга кызык булмасмы дип кенә сугылдык.

Монда күбесе нигезләнмәгән язмалар, тикшеренүләр, фотолар эленгән. НЛО тарафыннан урланып, тәҗрибәләр корбаны булдым, дип сөйләгән кешеләрнең тарихы, шулай ук, әлеге темага кагылышлы һәм әлеге шәһәр белән бәйле фильмнар турында стендлар бар.

Шунысы кызык: шәһәрчектә берәр сатыла торган тема була калса, бөтен шәһәр шул темага кагылышлы итеп бизәлә. Яки ямсезләнә. Розуэл – матур гына шәһәр кебек, әмма әлеге чит планета вәкилләре, очучы тәлинкә сүрәтләре белән бозылып беткән кебек тоелды.

Иң кызыклысы - артта торган очучы тәлинкәнең һич көтмәгәндә төтеннәр чыгарып, тавышланып кую булгандыр. Бар халык ах итте.

 

 

 

Болары да чын экспонат түгел, бары тик пластик инопланетяннар булып чыкты)))))

 

 

 

Шәһәр исемендәге фильмны карыйсы бар икән. Кул җитми тора. Бу темага кагылышлы Х-файллар белән җенләнгән чакларны да хәтерлисездер.

 

 

 

Музейдан чыгып барышлый гына тагын бер инопланетянны эләктердек.

 

 

 

Музейдан чыккач, тагын юлга кузгалдык. Ике сәгать барсак, данлыклы Калсбад мәгәрәләренә җитәбез.

Юлда менә шушындый печән өемнәре очрап тора. Боларны күбә яки эскерт дияргә тел әйләнми.

 

 

 

Болары - аңлавымча, силос ямы булып чыга. Ара-тирә ферма яннарында олы чокырлар очраштыргалады. Кайсылары ачык, кайсылары шушылай полиэтилен белән ябып, тәгәрмәчләр белән басырып куелган.

 

 

 

Карлсбад мәгәрәләре Милли паркына җиттек. Мал үрчетү, үсемлекләр үстерү өчен яраксыз барлык урыннар да американнар тарафыннан Милли парк дип игълан ителгән төсле. Монда мал көтәрлек, иген үстерерлек түгел. Тик яткан җирләр барыбер акча китерә. Мондый милли паркларга меңәрләгән халык килә. Юллар яхшы, хәтта инвалидлар өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган. Билет бәясе һәр кешегә 10ар доллар. Балаларга бераз очсызрак. Әмма без 80 долларга еллык абонемент сатып алдык. Билет - дүрт кешегә, я бер машинага исәпләнгән. Әлеге билет белән АКШның теләсә кайсы Милли паркына кереп була.

 

 

 

7 катлы йорт кадәре тирәнлеккә безне лифт алып төште. Җәяү төшәр өчен башка юлы да бар, аны сәгать ярым үтәсе, ә лифтта биш минут та булмады ахрысы. Җир асты куышы бик зур, тарихи. Күрергә килүчеләр өчен өч зал эшли. Без бергәләп зур зал дигәнен уздык. Монысында озатып йөрүчеләр юк, халык үз көенә йөри, фотога төшерә. Бары тик сталактит һәм сталагмитларны кул белән тотмаска, дип язылган язулар очрап тора. Чөнки бүген дә үсүен дәвам итүче бу ташларда кулдан май кала, май - өстән тамган су минералларының ябышып калуын тоткарлый. Сталактит һәм сталагмитлар дөрес итеп, табигый үсә алмый. Монда да юллар яхшы итеп салынган, тотынып йөрер өчен тоткасы, утырып хәл алырга урындыклары бар. Инвалид коляскалары белән дә рәхәтләнеп йөрерлек.

 

 

 

Менә шушындый сокланып туймаслык матурлык өлгеләре саклана әлеге тау куышында.

 

 

 

Кызык бит! Болай уйлаучы мин генә түгел икән! Безнең янга килеп туктаган мексикан хатыннары да испанча сөйләшеп, көлешеп торды.

 

 

 

Мәгәрәдән чыгуга җир өстен тагын болыт каплап алган иде. Бу юлы яңгыр астында калып, бер аз ял иттек. Сәяхәтебез дәвамында иң эссе һава торышы Миззуры штатында булгандыр. Юлыбыз АКШның көньяк штаталары аша барса да, андагы кебек эсселекне әлегә очратмадык.

 

 

 

Нью Мексиконы чыгып, без яңадан Техаска кердек. Бу юлы - Мексика белән чиктәш El Paso шәһәрендә куначакбыз.

 

 

Америка буенча сәяхәтләремдә һәр вакыт юлларның төзелешенә ихтибар итәм. Менә алда тау ук булмаса да уба тора. Юлны проектлаучылар юлны шул убаның нәкъ уртасыннан уздыра. Тауны кисеп, туп-туры юл салалар.

 

 

 

Юл буенда япа-ялгыз торган йортларны очратырга туры килә. Теге якка китсәң, иң якын шәһәр 100 миль тирәсе ераклыкта. Алда тагын 50-60 миль барасы. Юл өстендә берүзең яшәүнең мәгънәсен аңлап җиткерә алмадым.

 

 

 

Зур шәһәрме, кечкенәме, шушының кебек су башнялары әллә каян күренеп, балкып тора. Башняларны төрле төскә буйыйлар. Матур итеп, шәһәр исемен язып куялар.

 

 

 

Ярты миллион халкы булган Эль Пасо - Мексика белән чиктәш шәһәр. Чик сызыгы ике шәһәрне кисеп уза.

 

 

 

 

 



Сезнең фикер