Сәяхәт. Дүртенче көн.

Дүртенче көн инде юлдабыз. Калифорниядән чыгып киткәннән санасаң, айдан артык вакыт өйдә булган юк. Күңелдә ике төрле теләк: берсе тизрәк өйгә тартса, икенчесе Американың матур урыннарын туктап карыйсы, гизәсе, күреп каласы килә. Тагын кайчан машина белән сәяхәт кылырга туры килер әле?! Килә-килә климатның үзгәрүе сизелә башлады. Беренче көннәрне саргаеп утырса да, яшеллек сизелә иде. Оклахомага кергәч, җирнең төсе дә агарган кебек булды. Сутлы үләннәрне каты, чәнчкеле үсемлекләр алыштыра башлады.

Юллар - өстәл кебек тип-тигез. Ә еракта, Өстәл таулар күренә. Mesa - испанчадан өстәл, дигәнне аңлата . Урысчага әлеге тауларның исемен Столовая гора, дип тәрҗемә иткәннәр.

Тауларның өстен тигезләп кисеп алган кебек. Шуңарга, ни өчен өстәл таулар дигәне аңлашыладыр...

Бер шәһәргә кергәндә кызыклы такта каршы алды. Әлеге шәһәрдә "Мисс Оклахома-2004" туган икән. Горурланырлыгы бар. Гомумән, Америкада шундый әйберләрне еш очратырга мөмкин. Әйтик, футбол буенча мәктәпләр арасында җиңүче команда өчен горурлык тактасы элеп куярга мөмкиннәр.

Сау бул, Оклахома! Саумы, Техас! Техас - бай штат, юлларында өр-яңа асфальт түшәлгән. "Элекке президентның бу яктан икәнлеге күренеп тора", дип көләбез. Юллар яхшы, бормалы - бормалы булса да, тизлекнең мөмкинлеген сәгатенә 75 миль куйганнар. Трасса таныш булмагач, мөмкинлекне файдаланып булмады. Аврам бик сак йөртә.

Менә бер шәһәргә кереп киләбез. Монда 397 кеше яши. Ике-өч банк, 4-5 отель, автозаправка, рестораннар бар. Минем туган авылымда халык өчләтә күбрәк, әмма почта бүлекчәсе, мәктәп, фельшерлык пункты, кибеттән кала әйбер юк. Алары өчен дә рәхмәт, дибез.

Әлеге шәһәрдәге бер банк. Арырак кинотеатр бар иде, анысы кадрга эләкмәде. Минем сүзгә генә ышанырга туры киләчәк.

Техаста безне төрле яклап яңгыр озатып йөрде.

Мондый җил тегермәннәрен Америкада еш очратасың. Болар - җилдән электр энергиясен барлыкка китерүче корылмалар. Калифорния туфрагы алар белән чәчелгән кебек. Мондый корылманы җире булган ҡәр кем алып куеп, үз электр энергиясен куллана ала. Артыгын хөкүмәткә сата. Хөкүмәт алырга тиеш. Закон шундый.

Техасны чыгып, Нью Мексикога кереп киткәнебезне сизми дә кала яздык. Бу штатта без ике урында тукталырга планлаштырдык.

Portales шәһәр газеты редакциясе. Шәһәрдә 10меңнән чак артык кеше яши.

Алда әйткәнемчә, тагын бер горурлык тактасы белән таныштырам: төрле елларда штат буенча волейбол һәм баскетбол уеннарында җиңүче команда әлеге шәһәрдән икән.

Кояш баюга Нью Мексико штатының Розуэлл шәһәренә килеп җиттек. Әлеге шәһәр очучы тәлинкәләр белән бәйле. Имеш-мимешләргә ышансаң, нәкъ әлеге шәһәргә төшкән икән чит планета вәкилләре. Хәтта моннан касыбер кешеләрне урлап киткән очраклар да булгалаган. Болар хакында төрле легендалар бар. Кинолар төшерелгән. Егетләр бассейнда коенгач, Роланд Эммерихның  «День независимости» ( Independence Day)  фантастик фильмын карадык та йокларга яттык.



Сезнең фикер