Сәяхәт. Өченче көн.

Иртәнчәк уянып, әйберләрне төядек тә, тизрәк юлга ашыктык. Юлыбыз Иллинойстан чыгып, Миссури штаты буйлап китте. Бу тарафларга килгән саен «җир монда түгәрәк түгел, яссы» дип көләм. Чөнки бу якларда җир – тип-тигез булып ята. Күз эләгер урын юк, тирә-як басу да басу.

Бу тарафларда да яңгыр юк, корылык. Моңарчы килгән саен сокланган кукуруз басылары саргаеп, кибеп утыра. Су сибелгән өлешләре генә яшел.

 

 

 

 

 

Безнең максат - Миссури штатының кечкенә Ганнибал шәһәренә кереп, Марк Твен музеен күреп чыгу. Ганнибал -- Том Сойер һәм Гек Финн мажаралары сүрәтләнгән Сант Петерсбург шәһәрчеге прототибы.

 

Музейда кубыз да бар. Еш кына музыка уен кораллары күп халыкта бер үк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гельберри Финн мажараларының иң беренче тупланмасы.

 

 

 

 

 

Америка музейларында хезмәткәрләр акча алып, килгән халыкны теркәп кенә тора ахрысы. Заллар гел хезмәткәрләрсез, бер нинди аңлатусыз, караучысыз тора. Күрергә килгән халык һәр нәрсәне үзе бага, укый, тикшерә, өйрәнә. Бар мәгълүмат ачык. Боларны укып, карап чыгар өчен артык хезмәткәр тоту кирәкми.

 

 

 

 

Том Сойер йорты каршында гына Бекки Тэтчер йорты тора. Аны ремонтлау өчен чыгымнар бар, шуңарга хәйрия кабул ителә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Данлыклы киртә буяу эшен Том Сойердан соң Аврам дәвам итә. Ә Нурислам кызыгып карап тора.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Акча эшләү урыны - музей гына түгел. Марк Твен исемен йөртүче ресторан да бар. Мондагы халыкка карасаң, ресторанның уңышлы эшләвен күреп була.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кешедән ким булып булмый, без дә әлеге ресторанда тамак ялгадык. Җирле квасны су кебек агызалар булып чыкты. Бокалда бераз гына кимесә дә, шундук килеп өстәп китәләр. Бу бигрәк тә ошады...

 

 

 

Ганнибалдан чыгып киткәч, туктап тормыйча, кунакханәгә кадәр очтык кына. Ике яктан басулар озатып калды. Айова, Иллинойс, Миззури, Канзас штатларында нигездә кукуруз һәм соя үстерәләр. Әлеге культуралар бу якта яхшы уңыш бирә. Әйтик, бәрәңге штаты булып Айдахо санала. Висконсин - мал тоту өчен яхшы урын, анда күпләп чыер малы асрыйлар, штат үзе төрле сорттагы сырлары белән билгеле.

 

 

 

Калифорнияне якынайтабыз дип, бик ашыктык. Сирәк урыннарда гына туктап, машинадан төшеп, фотога төшердек. Көн дәвамында юлның озынрак өлешен узып, тизрәк планлаштырган урыннарга барып җитәбез, дип тырыштык. Кичен Канзас штатының Emporia исемле кечкенә шәһәренә килеп кунакханәдә кундык. Нурисламның мыжуын исәпкә алып, отельләрнең гел бассейнлысын, минем теләкне исәпкә алып, иртәнге ашлысын сайладык. Эмпориядәге кунакханәдә бассейн бина эчендә иде. Юлыбыздагы башка бассейннар гел урамда булды.



Сезнең фикер