Сәяхәт. Икенче көн.

Төнне Аврамның туган йортында уздырдык. Туган ук йорт та түгелдер, бәлки. Балалар кечкенә вакытта әти-әнисе шәһәр читеннән йорт алып, шушында күченә. Үз-үзен белә башлаганнан Аврам шушы йортта үсә.

Быел әтисе пенсиядә булгач, бакча утырткан. Помидорлары кызарып утыра, карбуз-кавын тәгәрәп ята. Кишерләрен утап, сирәкләп киттек.  Бакча – Русиядәге кебек тамак туйдырыр өчен түгел инде, билгеле, американча әйткәндә, фан өчен. Органик булган өчен. (Гафу, юлга җыенып, бакчаны фотога төшереп алырга онытканмын. Андый бакчалар Руссиядә юк та юк инде. Чөнки безнең халык 3 төп баклажан, 6 помидор, 4 карбуз-кавын утыртып та азапланмый. Яшел чирәмне умырып, бәрәңге чәчер иде.)

Әтиебез Нурислам белән дә бик яратып уйный. Гомер буе балалар белән эшләве күренеп тора. Нурислам да бик ярата үзен.

Егетләр гараждан ук-сазак табып алып, атыш оештырдылар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Менә ул, чын укчылар!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кичен Аврамның әнисенең әнисендә кичке аш ашадык. Иртәгә озын юлга кузгалабыз, иншалла!

 

 



Сезнең фикер