Сәяхәт. Беренче көн.

Чикаго! Исән сау килеп җиттек. Кичә төнен килеп, кунакханәгә урнаштык. Иртән Чикаго кояшы астында уянып, төш ауганчы барлык эшләребезне башкарып та чктык.

Машинаны ремонтка биргәндә, арендага машинаны бер тәүлеккә алдык. Тәүлек бәя – 25 доллар тирәсе булды. Хәзер онытылган инде. Машинабызны  төзәтүнең күпмегә сузыласы билгесез иде. Аренда машинасына утырып, Чикагоның танылган балалар музеена юл алдык. Андагы балалар! Андагы шау-шу!

Музей үзе әллә ни зур түгел. Монда Нурисламга әллә ни кызык булмады. Чөнки бар әйбер кечерәк сабыйлар өчен эшләнгән. Нурислам инде күп нәрсәнең ничек эшләгәнен белә. Кайсыбер әйберләр, әйтик, дауаханә, кибет, кафе, хастаханә бер дә кызык түгел икән. Автомойка, тормоз ничек эшләвен тикшерде. Су белән яратып уйнады.

Бу савытка суны тутырсаң, кызыл шар өскә хәтле күтәрелә. Басым(давление) ничек эшләвен ачык күрсәтүче мисал.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нурислам үзеннән сакаллы-мыелы Гарри Поттер ясады.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Экспозициянең яртысына җитүгә телефоннан чылтратып, машинаның  кондиционерын төзәтүләре хакында хәбәр иттеләр. Музейны карап чыктык та, үз Джеттабызны алырга киттек. Бер нинди яңа әйбер куймаганнар. Лос Анжелестагы механикның кулы кәкре булгандыр, кайбер проводкалары дөрес ялганмаган булган. Үз хезмәтләре өчен 130 доллар тирәсе акча алып калдылар.

Керәшен көйләренә кушылып җырлый-җырлый, әбәт ашап алу нияте белән Чикагоның үзбәк кафесына киттек. «Чәйхана» дүшәмбе көнне эшләми икән, әбәткә өйрәнелгән мексикан ашлары да ярап калды.

Алга табан Аврамның әбисенең хәлен белү. Дәү әнигә 87 яшь. 2008 елда гына яңа машина алды. Үз көнен үзе күрә, кирәк әйберен барып ала, олылар өчен махсус комплекста матур гына яшәп ята иде. Июнь башында егылып, бот сөяген сындырган. Хәзер шул ук комплексның хастаханә кебек бинасында тернәкләнү курсы үтә. Монда аңа торырга, киенергә, бәдрәфкә барырга, йомышларны үтәргә булышалар. Моңа кадәр гел үз-үзен карап торган кешегә, башкалар кулына калу бик авыр инде. Елап та алды. Үзен үзе киендерә алса, үз фатирына күченергә мөмкин икән, әби хәзер тырыша. Әмма бик килеп кенә чыкмый. 90га җитеп килгәндә сөяк бик тиз генә төзәлмәс шул.

Дәү әни белән хушлашкач,  Гельсбург шәһәренә,  Аврам үскән йотка юл алдык. Әти-әниләр безне кичке ашка көтә!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 



Сезнең фикер