Лагерь тәмам. Алда – озын юл!

Лагерь тәмамланды, Аллага шөкер. Булган барлык әйберләрне җыеп, саклауга тапшырдык. Кичә үк безнең урында калучы, икенче сменада эшләүче корея лагеры вожатыйлары килеп урынлашты. Без әйберләребезне җыештырабыз, алар, киресенчә, урынлаштыра.

Кичә, лагерь тәмамлану хөрмәтенә пиццериядә барлык вожатыйлар өчен  зурлап кичке аш оештырды. 21 яше тулып узган хезмәткәрләр зурлар өчен эчемлек белән сыйланса да, бу яшкә җитмәгәннәре пепси, лимонад белән чикләнде. Американнар әлеге вәзгыятьне белә, аңлый, һәм закон бозарга ашыкмый, әмма Мәскәүдән эшкә килгән 19 яшьлек кыз бик авыр кичерде. Аның пицца да ашамый, алкогольсез коктейль эчеп, кәефсез утыруын күреп, җәлләп куйдым. Ярты сәгать саен тартырга чыгып керүе дә, шул кәефе югалудан булгандыр, мескеннең.

Рестораннан кайткач, вожатыйлар мунча якты. Төн буе мунчада кызып, күлдә су коенды. Күбесенә таң яктысы белән юлга иде, йоклап тормаганнардыр, дип уйлыйм.

Корея лагеры вожатыйлары белән иртәнге ашны ашагач, без дә юлга кузгалдык. Юлыбыз озын, бик озын. Исәбебез бүген Медисонга барып җитеп, Аврамның абыйсы гаиләсе белән кичке аш ашап, төнне Чикагода уздыру. Иртән машинабызны Фольксваген үзәгенә кертеп ремонтка бирү – кондиционеры чыгымлай, ул эшләмәсә, без планлаштырган АКШның көньяк штатлары буенча сәяхәтебез килеп чыкмаячак.

Моннан тыш, Чикагода Аврамның әбисенең хәлен белеп чыгасы бар. Әти-әниләренә кунакка кайтып, бераз торып китәргә булдык.

Хәерле сәгатьтә булсын.

 

Медисон шәһәренә юлыбыз Бөек күлләрнең берсе аша узды. Югары күл (Lake Superior) дигәне аша зур күпер салынган. Әлеге күпергә Миннесота штатыннан керәсе дә, Висконсин штатына чыгасы.



Сезнең фикер