Лагерьда

Килеп урынлашуга кризис барлыкка килде. Лагерь тормышындагы иң зур проблема булгандыр бу. Хәзер шул турыда тәфсилләбрәк сөйләмәкчемен. Сезнең кайчандыр пионер лагерында ял иткәнегез бардыр, я исә балагызны хәзер җәйге ялга җибәрергә җыенасыздыр. Чагыштырып карау – файда булмаса да, зыян да итмәс, дип уйлыйм.

Мин әлеге лагерьга беренче тапкыр эшкә килгәннән бирле аптырап йөрим. Үзем кечкенә вакытта өч тапкыр район пионер лагерында, пионерлыктан чыккач, «Артек» Бөтен Союз балалар лагерында ял итәргә туры килде. Эченнән чагыштыра алмасам да, тырышып карарга була.

Монда эшкә һәр вожатый ориентация үзарга тиеш. Әлеге чарада балалар белән эшләү нечкәлекләре, әлеге тел өйрәнү җәйге лагерьларының кагыйдәләре өйрәнелә. Моннан тыш, эшкә килүче һәр кеше балалар белән килеп чыгарга мөмкин бар төрле вәзгъиятьтән чыгу юлларын барлый. Авыр ситуацияләрне җиңел чишәргә өйрәнә.

Әлеге кагыйдәләр арасында балалар белән мөнәсәбәтләр урынлашу турындагы фильмны һәр вожатый карап, кәгазьгә кул куярга тиеш. Фильның эчтәлеге – балаларның кайсы төшеннән тотарга мөмкин, кайсы җиреннән эләктереп алсаң – закон бозу булачак. Кызык кына яңгырый, әмма кагыйдәдә кыз һәм малайларның билләреннән тоту, кочаклау, кулыннан алу ярамый. Еш кына балалар үзләре кочакларга килә, шул очракта да вожатыйлар үзләрен кочакларга бирә, баланы кочаклап алмый, кулларын баланың иңенә сала.

Яки балалар лагерьга килгәндә контрабанда дип аталган барлык төр әйберне таможняга калдыра. Монда инглизчә китаплар, музыка, өйдән килгән тәм-том, телефон булуы мөмкин. Дару эчүчеләр барлык төр медикаментларын шунда ук шәфкать туташына тапшыра. Баланың чумаданында презерватив бар икән – вожатыйларның аны алып калырга хокукы юк. Бары тик кемнең чумаданы икәнен исәпкә алып, соңыннан хуҗасына игътибарлы булырга тиеш.

Тагын бер төп кагыйдә: лагерь биләмәсенә спиртлы эчемлек алып килергә ярамый.  Әлбәттә, ял көннәрендә вожатыйлар якындагы шәһәргә барып, кибетләрдә йөри, бар-рестораннарга керә, зурлар эчемлеген дә авыз итә. Әмма өлкәнрәк вожатыйлар 21 яше тулганнарын да ияртә, үзләре белән ала, бергә күңел ача. Ә менә 21 яше тулмаганнарга барларда утыру тыелган. Алар өчен кинотеатр, туңдырма, кибетләр, аннары лагерьга кайтып йоклау.

Безнең килү атнасы – лагерның балалардан буш калган ял көненә туры килде. Барлык коллектив җыелып, туңдырма белән сыйлангач, зуррак вожатыйлар җыелышып ресторанга, яшьрәкләре барга юл алды. Спиртлы эчемлек куллану хокугы булмаганар кибетләрдән урап, лагерга кайтып китте.

Барсы да яхшы кебек иде. Икенче көнне генә аяз көнне яшен суккан кебек булды. Бер төркем яшьләребез төнен аракы эчкән! Аракы эчү – куркыныч та түгел. Алар моны лагерь биләмәсендә башкарып чыккан. Аракыны алар көндез кибеттән алган икән. Лагерь эчендә спиртлы эчемлек куллану – бу закон бозу, җәмәгать, закон язылган икән, ул эшләргә тиеш.

Бер көн эчендә лагерь 7 вожатыйсыз калды. Талантлы, аралашучан, урыс телен яхшы белүче егет-кызларыбыз әйберләрен җыеп кайтыр юлга чыкты. 21 яше тулмаган, кайсыларына 18 дән кимрәк вожатыйларның һәр берсе белән аерым сөйләшеп, үз күз алдында һәр берсен әти-әниләренә чылтраттырды директор. Әти-әниләре балаларының лагерьдән китүләре турында белергә тиеш. Болары кайтып киткәч, директор утырып елап та алды. Яшь вожатыйлар өчен авыр иде, чөнки алар чын мәгънәсендәге вожатыйлар булып үсеп китәргә мөмкин иде.

Шунысы өчен куандым: быел эшеннән куылган вожатыйларга киләсе елларда кабат кайтып эшләп карау, төзәлү мөмкинлеге бирелгән. Шулай да, эшкә урынлашканда узасы интервьюда әлеге вәзгъият һичшиксез кабат ачыкланырга тиеш. Яңадан эшкә килә алган кеше гомеренең ахрына кадәр моның ише закон бозу турында уйлап та карамыйдыр. Монда аның ише эштә кисәтү дә, ярлыкау да юк.

Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге 7 кеше арысында өчәүсе  урыс телен былтыр Казанда өйрәнгән студентлар булып чыкты. Аларга ТДГПУ укытучылар урыс теленә генә түгел, татар теленә, татарларга карата да сөю тәрбияли алган. Чәкчәк сагынуларын сөйләгәч, чәкчәк белән сыйлап өйлгердем, үзебез бергәләп әзерләп карау турындагы хыял – хыял булып кына калды.

Алар үкенәләрдер дип уйлыйм. Икенче елга бәлки араларыннан күпләре яңадан эшкә килергә теләү турында гариза язар. Кайберләрен яңадан эшкә дә алырлар.



Сезнең фикер