Компьютер классын коткару

Ел саен безнең башлангыч мәктәпнең компьютер классына куркыныч яный башлый. Аңлаган кеше – аңлый, башлангыч мәктәп укучыларына соңгы модель компьютерлар белән эшләү мәжбүри түгел – түгеллеген. Әлеге классны компьютерлар белән тулыландыру өчен мәктәп атна саен акча сорап, ата-аналарга мөрәжәгать итә(мәҗбүри акча җыю дигән әйбер юк, әмма мөмкинлегеңә карап, балаң укыган мәктәпкә бераз хәер бирү – яхшы гамәл санала). Әле пластик, әле тимер җыялар. Соңыннан болар кабат эшкәртелү өчен сатыла. Сатудан кергән акча – мәктәп фондына китә.
Бу юлы, копьютер классны саклап калу өчен аз да түгел, күп тә түгел – 25 мең доллар акча кирәк иде.

 

Ел саен безнең башлангыч мәктәпнең компьютер классына куркыныч яный башлый. Аңлаган кеше - аңлый, башлангыч мәктәп укучыларына соңгы модель компьютерлар белән эшләү мәжбүри түгел - түгеллеген.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Безгә дә акча сорап язылган хат килде. Җәмәгатем игътибарлап укып чыкты да, утырып озын хат язды. Ни яздың, дим. «Аларның хатыннан күренгәнчә, мәктәп, китапханадәге балалар белән китап укучы ставкасын бетереп, акча экономияләп, компьютер классын саклап калдырмакчылар. Минемчә, бу – дөрес түгел. Әгәр акчаны әлеге ставканы саклау өчен җыйсалар – жәл түгел, ә башлангыч мәктәп укычысына текс җыярга өйрәнү өчен яңадан-яңа компьютер сатып алу – кирәксез эш саныйм. Шул турыда фикеремне яздым,»- дим.
- Син язарсың ул, ә безнең баланың имтиханнар тапшырасы, класстан-класска күчәсе бар, дим.
- Борчылма, син Руссиядә түгел.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уку елы тәмамланганчы мәктәп үзенә кирәкле сумманы җыйды. Бу хакта әлеге дә баягы рәсемнән күреп була иде.Нәкъ Шәймиевча, Без булдырабыз, без булдырдык.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Нурислам икенче сыйныфны яхшы гына тәмамлады. Нибары ике генә икелесе бар, калганнары 3тә 4. Икелеләр -  язу белән тарихтан. Американнарның еш кына үзләренең дә дөрес язмауларын, тарихны яхшы белмәүләрен исәпкә алганда, Нурисламның уку елы нәтиҗәләре начар түгел, дип саныйм.

 



Сезнең фикер