Сан Диего!

Кичә туган көн party, юлдан соң бик каты арыткан иде, бераз капкалап алдык та, тизрәк йокларга яттык.

Төнне тыныч кына отельдә уздырдык. Иртәнге кояш белән калкып, балконнан гына тирә-юньне күзәттек. Безнең тәрәзә култыкка, маринага  (гафу, татарчасын түгел, урысчасын да белмим икән бу сүзнең, гади генә әйткәндә яхталар, катерлар парковкасы) карап тора икән, бик матур күренеш хасил булган. Безнең бәхеткә бик матур, кояшлы, аяз көн туган. Тәрәзәдән караганда зур гына бассейны бар, Нурисланың тизрәк шунда чумасы килә.

Икенче каттагы тәрәзә - безнеке.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ком, океан, пальма, яхта... Бәхет өчен тагын ни кирәк?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иртәнге ун тулмаган, минекеләр - суда...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Бассейн янында ук, эссе сулы жакузи да бар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Монда бассейн, тегендәрәк - ресторан.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тюна балыгын тотканда һәләк булган балыкчылар истәлегенә куелган һәйкәл.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төрле елларда һәләк булган балыкчыларның исемнәре уелган икән, аны да төшереп алыйм дисәм, рәсемдә бөтен гаилә әгъзалары да төшкән булып чыкты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Отельдән чыккач, Seaworldка киткәнче, җәяүләп кенә яр буйлап йөреп килдек. Монда төрле кызыклы һәйкәлләр куелган, матур-матур чәчәкләр утыртылган, диңгез һавасы, ямь-яшел үлән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Эйе, башта мин дә кызны пес итеп утыра дип уйлаган идем. Ул сабын күбеген кабартучы кыз булып чыкты. Кабарта торган әйберне кулыннан сындырып алганнар да, кыз йомышка утырган кебек калган.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Таныш логотип? Шулай шул. Данлыклы банан үстерүче компания логотибы. Олы пароход белән банан китерүләренә шаһит булдык.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Без - Seaworldта! Билетларны алдан, интернеттан алдык. Олыларга 70, балаларга 63 доллар. Бу еллык билет. Кулда билет булгач, елның теләсә кайсы вакытында монда кереп карап чыга алабыз. Машина кую урыны түләүле - 15 доллар. Билетны бер көнгә генә алсаң - парковка бушка. Әмма билет бәясе шул ук.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Китлар аквариумы.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Китларның чыгыш ясый торган урыны. Seaworld күп зоопарклардан аермалы, акча эшләү урыны. Монда адым саен кибет, ул кбетләрдә ни генә сатылмый! Һәр жан иясенең диярлек үз экспозициясе, һәр экспозициянең үз кибете бар. Болардан тыш, көн буе йөреп ачыгасың, сусыйсың, ашау-эчү сату нокталары да адым саен. Базар инде, базар. Бәдрәфләре бушка. Программа карарга утырганда да, рәт араларында йөреп, кайсысы уенчык, поп-корн, туңдырма, газлы су, тастамал ише әйбер саталар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кит программасы Нурисламга бик ошады.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Егет-кызлар номер саен китларның авызына балык ыргыта.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Программаны карарга кергәндә үк утырасы урыныңны сайлап алып була: суга коенасың киләме-юкмы? Теләгәннәр аскы рәтләргә утыра, җүешләнәсе килмәгәннәр - өскәрәк. Нурислам, әлбәттә, аскы рәтләрнең берсендә иде. Кит коерыгы белән шапылдатып су чәчрәтә, программа ахрына Нурислам лычма су иде.

 

 

 

 

 

 

Артист китлар

 

Тирә-якта кибет тә кибет.

 

Пингвиннар экспозициясендә. Ике кеше аларны ашатырга кергән. (фото - пыяла аша төшерелде, шуңарга бик яхшы сыйфатта түгел.)

 

Җан ияләренә якынча табигый яшәү шартларын булдырганнар

 

Американские горки?

 

Монда тагын суга тыгып алган кебек булганнар.

 

5 тәңкәгә монда кереп кибенеп, җылынып чыгарга мөмкин.

 

Дельфин программасы тагын да матуррак, баерак иде. Монда программаны һава акробатлары белән дә бизәгәннәр. Авызларны ачып карадык. Бу юлы өскәрәк утырдык, кабаттан артык җүешләнәсе килмәде.

 

Программа бик җиңел, бер тында карыйсың. Артистлар хушлаша.

 

Программа беткәч, чыгыш ясаучы артистлар халык ягына чыгып, һәркемгә кул болгап хушлаша, тагын килергә чакыра.

 

Ташбака экспозициясеннән чыгу урыны. Һәр күргәзмәдән һичшиксез кибет аша чыгарга туры килә. Монда йомшак уенчык, хайван рәсеме төшкән кием-салым, Seaworld логотибы белән вак-тияк сатыла. Уенчыклар турында әйткән дә юк.

 

Кайтыр юлда гына тагын бер программаны кереп карап чыктык. Бусы - диңгез арысланнарыныкы.

 

Диңгез арысланнары да шәп артист булып чыкты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Лос Анжелеска кайтып китәр алдыннан бу һәйкәл янына да кереп чыктык. Моряк егет шәфкать туташын кысып кочып, иреннәреннән үбә. Әлеге 7,5 метрлы һәйкәл 2007 елда гына куелган. Скульпторы – Дж. Сьюард Джонсон. Скульптура – Альфред Эйзенштадт фотосының төгәл күчермәсе.

1945 елның 14 август кичендә ул Нью Йоркның Таймс-скверында йөри. Шушы вакытта гына радиодан Япониянең капитуляцияләнгәне турында  игълан итәләр. Фотограф соңыннан искә алуынча, ул урамда халыкның җиңү уңаеннан шатланганын карап, фотога төшереп йөри. Шул чак аның күзенә барлык хатын-кызларны үбеп йөрүче матрос чалына. Әмма аны фотога төшерергә теләге булмый. Әмма, матросның кисәк кенә ак әйберне кочуына игътибар итә – фотоаппаратын алып, тиз генә кадр ясауга өлгәшә, матрос бу вакытта шәфкать туташын үбеп ала.

Фотография тиздән төп газетларның берсендә басылып чыга, һәм Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлануы символына әверелә.

Сугыштан кайткан исән-имин әйләнеп кайткан моряк шәфкәть туташын үбә. Скультура өстенә ябылган ак япманы әлеге шәфкать туташы төшерә. Хәзер аңа 87 яшь.Теге морякның кем булуы хакында әле булса берни билгеле түгел. Һәйкәл ачылышына бик каты чакырсалар да, үзен әлеге моряк дип килүче кеше табылмаган.

һәйкәл яр буена куелган. Суда тагын сугыштан кайткан тагын бер соладт - авианосец тора. Хәзер ул да хаклы ялда, эчендә хәрби музей урын алган.

 

Бу тос йодрык, күрәсең, җиңелүче яккадыр.

 

Шушында ук тагын менә мондый композиция дә куелган.

 

Ике елга якын яшәп, АКШта беренче тапкыр мондый туалет очраттым. Ишексез бәдрәфләркүргәнем юк иде әле. Мин надан, ишексез бәдрәфләр Русиядә генә дип уйлап ялгышканмын.

 

Кояш баюга таба бара. Кайтыр юлга кузгалыр вакыт. Хәерле юллар. Киләсе күрешкәнче, Сан Диего!

 


Отзывов: 3 на «Сан Диего!»

Сезнең фикер