Birthday party (фото)

Кичә язганымча, Нурисламның 8 яшен билгеләүне бүгенгә калдырдык. Чөнки җомга көн әле язгы каникулларга туры килсә дә, ата-аналар эшләү сәбәпле балалар без оештырган partyга килә алмый иде. Иң яхшысы шимбә көн дип, шушы көнне сайладык.

Чакырылган кунаклары әллә ни күп түгел иде, шулай да, ишек алдында бергә уйнаган дуслары һәммәсе килде, Рушанның балалары Дәрья белән Ансар, Мүштаба, Соһара – таныш төрек гаиләсе балалары, якташым Гөлназның улы белән кызы – балалар ишек алдында мәш килделәр.

Туган көн портреты.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Классташы Изабелла, Фрэнки абыйсының улы Алекс белән.Авызда шул ук бер җиләк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Гөлназ белән "чәкәшәбез".

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Без - бик бәхетле әни белән әти.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Пинята - Мексикадан килгән йола. Элегрәк мексиканнар балчык чүлмәкне папье-маше белән "ныгытып", эченә тәм-том, җимеш-җиләк, суккан саен ярыкларыннан коелсын өчен он салып бауга элеп кер булганнар. Хәзер эшләр җиңел - Амазоннан катырга пинята аласың да, эченә кәнфит тутырып, теләгәнчә тукмарга була.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Балалар чиратка тезелеп, пинятаны тукмады. Һәр балага чират буенча бер генә тапкыр сугарга мөмкин. Әмма яңа чират торып сугу - чикләнмәгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Чират өч тапкыр әйләнгәч, ниһәять, пинята ярылып, эчендәге кәнфитләр сибелеп китте, балалар да чәчелеп, җыярга тотынды. Уенда кем вата гына түгел, кем күбрәк кәнфит эләктерә - анысы да бар бит әле.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Күптән көтелгән мизгел - шәмнәрне өреп сүндерү һәм торт ашау.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Пинятаны бәреп төшергәч, китте уен, китте бауда атыну...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уйнап, ашап-эчеп арган балаларны Фрэнки абый фокуслар белән сөендерде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уен-көлке тәмамланып, кунакларны озатып, өстәлләрне җыештыргач, кояш баер алдыннан гына үзебез дә юлга кузгалдык. Ниятебез, бүген Сан Диего шәһәренә барып кунып, иртәгә Сан Диегоның данлыклы Seaworld ында ял итү.

Ике-өч көн алдан ук шәһәрнең бик матур урыныннан отель алдык. Иншалла, фотоларын, сәяхәт турында фикерләрне тагын төртеп куярмын әле. Бүгенгә менә шушындый фото.

Нинди генә отельгә барсаң да, тумбочка тартмасында телефон китабы белән бергә һичшиксез Библия дә ятачак. Китапны миссионерлар махсус тарата. Тартмадан алып китү - яхшы күренеш. Тартмада Библия ятуы да яхшы икән, имеш, христианнар йоклар алдыннан Библия укый, ди.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 



Сезнең фикер