Санта Моника калхуз базары (фото)

«Йүнле кеше этен дә урамга чыгармас» көн булса да, тамак таләп иткәч, тагын Санта Мониканың данлыклы феремерлар базарына юнәлдек. Сатучы булмас, дигән шөбһә юкка булмаган, сатып алучы гына түгел, сатучылар да сирәк, булганнары да без килгәндә үк, әйберләрен төйни-тутыра башлаган иде.

Көн яңгырлы һәм салкын булгач, базарда сатып алучылар да, сатучы фермерлар да биказ бүген.

Җиләге дә, җиләге...

Калифорниянең бер ягы җайлы, монда ел әйләнәсенә җиләк ашыйсың.

Авокадоның ниндие генә юк биредә. Калифорниянең аерылып торган билгеседер ул авокадо.

Кызыл чөгендерне еш кына сабагы белән саталар. Акча түләп алгач, ташларга жәл дип, сабагын да борщка турый башладым

Бу юлы кыяклы борчак та алдык.

Әфлисун, грейпфрутның (Нурислам аны гринфрут, ди) ниндие генә юк. Бәяләре дә төрлечә.

Өч тартмадан торган бер тартма - 14 доллар "гына". Ашасаң - аша, ашамасаң, карап кына тор. Әмма, кибеттә сатылган җимешләрдән аерылып тора, авылдагы бакчадан өзелгән кура җиләк тәме килә. Бөрлегәне дә Дим буендагы кебек. Эрерәк кенә.

Бу кадәр вак бәрәңгене дә алалар. Токчай эчендәге бәрәңге штымына охшаган әйбер, ул түгел. Башка яшелчә тамыры булып чыкты.

Элек килгәндә озынча сары бәрәңгенең исемен "russian bananas" дип язып куйганнар иде. Бу юлы язу юк, әмма бәясе бар.

Цитрусны тәмләп карап алсаң, яхшырак. Бик тәмле, гел шушы фермердан алабыз

Алма сатучылар килгән, Алмалары бармы икән? Сатучыларның бизнесы яхшы булган күрәсең, әрҗәләрдән алмалары күренми дә хәтта

Калифорния кешенең киеме шушылай була инде. Монда бер ялгышлык кына күренә - гадәттә, аякта шәпелдек (вьетнамка) булыр

Хэллоуин кабакларыннан аермалы, болары - кечкенәрәк, кәкре-бөкле, табигый таплар белән.

Спаржа, артишок. Кемнең ашап караганы бар?

Базар - кайда да базар инде.

Ис киткеч матур чәчәкләр сатыла биредә. Чәчәкләрдән тыш, яшелчә-җимеш үсентеләрен дә очратырга була.

Гербераларны мин дә бик яратам.

Органик чәчәкләр??


Отзывов: 2 на «Санта Моника калхуз базары (фото)»

Сезнең фикер