Сөннәтле малай булдык… (видео)

16 гыйнварга сөннәт эшләтәчәгебез хакында язган идем. Менә ул, көтелгән көн килеп тә җитте, узып та китте.

7 ел дәвамында тырышып караган эшем, монда ай ярымда хәл ителде. Арытасым килми,  бүгенге көнне тәфсилләп үтәм.

Узган җомга Кайзердан(безнең иминият оешмасы) чылтратып, дүшәмбе сәгать 11гә вакыт билгеләделәр. Кичтән ашаганнан соң, балага берни ашатмаска, берни эчермәскә куштылар. Әйтүе рәхәт ул. Иртүк торып өйрәнган баланы соңга кадәр йоклату өчен, кичтән 11гә кадәр утырттык. Компьютер уйнады.

Иртәнчәк җиде тулып китүгә телефон чылтрады. Хастаханәдән «Сәгать 10 кабул итә алабыз, киләсезме?» дип сорыйлар. Әлбәттә, киләбез.

Тугызынчы яртыга Нурислам да уянды, кәефе яхшы, күңеле көр мескенкәемнең. Аңарчы без иртәнге ашны ашаган идек, җыендык та, иртәнге 9га юлга кузгалдык. Бүген федераль ял көн: афроамериканнар хокугы өчен көрәшүче Мартин Лютер Киң Джуниорны искә алу көне. Шуңарга юлда машиналар башка көннәрдәге кебек түгел, азрак. Бөкеләрдә озак торырга туры килмәде, ун тулганчы барып та җиттек.

Керүгә регистрациягә мөрәҗәгать итәсе. Андагы егет безнең документларны карады, аннары Нурисламның кулына бала табу йортында сабыйларның кулына тага торган кебек бирка такты. Аермасы шул гына: монысына мәгълүматны компьютерда җыйдылар, хәтта штрих-коды да бар. Чират көтеп бераз утыргач, безне операция ясар алдыннан әзерлек залына керттеләр. Һолливуд фильмарында игътибар иткәнегез бардыр, нәкъ шулай инде, бер генә артык яки ким җирен күрмәдем. Анда Нурислам турында төрледән-төрле сорауларга җавап бирдек. Шәфкать туташы баланың кан басымын-температурасын-авырлыгын үлчәп теркәде. Соңгарак яныбызга анестезиолог килде, аның да төрледән төрле сорауларына җавап бирдек. Безнең табибның эше беткәнен көтеп утырып сәгатькә якын вакыт узды. Табибыбыз операциясен бетереп, безнең янга чыкты. Операция бүлмәсен әзерлиләр, аннары безгә дә чират җитәчәк икән.

Зур зал чаршаулар белән бүленгән. Һәр пациентның үз бүлеме бар. Киенгәндә-чишенгәндә чаршау тартылып ябыла да, монда эшләүчеләр күреп торсын өчен, ачып куела. Бер кемнең сере юк ахрысы: вкыт җиткәнен көтеп утырган арада күрше бүлемдә, чаршау артында барган сөйләшүнең ирексез шаһитлары булырга туры килде. Авыруның операциясе борынга ясатылырга тиеш. Ни өчен икәнен аңламый калдык. Баштан ук ул опрацияне йоклатып түгел, авыртуны баса торган наркоз белән генә ясауларын сорады. Дәлилләре биктос булды, үзе дә табиб икән. Алдан килешелгәнчә, операция алдыннан кеше берни ашамаска, берни эчмәскә тиеш. Хәтта балага да кан сыеклата тораган дару, эчемлек бирмәскә кушкан иделәр. Безнең «күрше» иртәнчәк 200 грамм кофе эчкән булып чыкты. Шәфкать туташы белән бик каты бәхәсләшсә дә, операцияне кичектерделәр, авыру кайтып китәргә мәҗбүр булды. Бу хәлдән ике нәтиҗә чыгардык: 1) американнар беркайчан ялган сөйләми. Хәтта үзләренә үзләре зыян салса да. Иртән эчкән кофе турында дәшми калса да булыр иде ич. 2) кагыйдә язылган икән, беркем беркайчан аны аша атлап, үз өстенә җаваплылык алмаячак. Бәлки нәкъ шушы ял көнендә генә операция ясата алгандыр бу кеше. Әмма, син хет шартла, ярамый, дигәнне тыңламыйча, кофе эчкәнсең икән, гафу ит, димәк, башка вакытта.

Ике сәгать шушы залда кушетка янында утырдык. Нурислам ята-ята арып бетте. Үтереп йокы килә. Әлеге авыр хәләттән шәфкать туташы белән анестезиолог кына коткарды. Нурисламга тынычландыра торган дару эчерттеләр. Киемнәрен салдырып, халат кидерткәч, кушетканы тәгәрәтеп алып киттеләр.

Безнең бер сәгать вакыт бар иде, тиз генә Аврам белән кофе алып килдек. Икенче яртыда безне операциядән  чыгучылар өчен залга чакырдылар. Төрледән төрле проводларга уралып беткән Нурислам йоклый иде әле. Битендә кислород бирә торган маска. Бармагына – канындагы кислород дәрәҗәсен күрсәтүче инфракызыл утлы  провод тагылган. Күкрәгенә, иңнәренә йөрәк тибешен күрсәтүче чымнар куелган. Сул кулының сыртына тамчы тыгылган. Күрү белән елап җибәрә яздым. Үзүземне көчкә кулга алып, балам янына килеп бастым, йоклый. Наркозда. Наркоздан чыгару өчен безне чакырттылар.

Кулларын болгап-болгап куйса да, Нурислам йоклый иде әле. Тагын бер сәгать аның янында утырдык. Шәфкать туташы операция урынын ничек карарга, ничек дәваларга, гомумән, ниләр булуы мөмкин, без ничек эшләргә тиеш икәнебезне тәфсилләп аңлатты.

Сәгать өченче яртыда операция урынындагы бәйләгечләрне сүтте, тамчыны туктатты. Аңарчы Нурислам да уянды, уяулы-йокылы килеш телләрне бутап, безне көлдереп тә алды. Сөйләүе буенча, аны бездән алып киткәч, операция бүлмәсендә төрле сораулар биргәннәр. Аннары битенә маска кидерткәннәр, ул йоклап та киткән. «Маскадан баллы ис килде»,- ди.

Операция тәмамлангач, баланың җан җиренә авыртуны баса торган дару кадаганнар. Көн дәвамында авыртуны белмәде.

Кичен авырту көчәйсә дип, рецепт буенча биерлә торган сироп бирделәр. Машинаны гараждан алып, хастаханә ишеге төбенә килгәч кенә баланы киендереп, коляскага утыртып, озатып куйдылар.

Өйдә Нурисламны бүләк – Кинектлы иксбокс уен тартмасы көтә иде. Наркоз бар чагында хәтта бераз уйнады да. Балаларын ияртеп, күршеләребез, гаилә дусларыбыз Раушан керде. Конвертка салып 25әр доллар бүләк итте Нурисламның дуслары. Нурисламның копилкасында акча артканнан арта гына.

Чәй эчкән арада Раушан белән сөйләшәбез. Улы Ансар Америкада туган, тууының икенче көненә сөннәтләнгән була. Ул чагында күпкә җиңелрәктер, ди ул. Казахстанда малайларга сөннәт ясалганнан соң йортка күп кунаклар килә, һәркем акча бүләк итә. Еш кына малайлар шул акча өчен генә сөннәткә ризалаша, дип көлеп сөйли Раушан. Гаиләдәге малайга сөннәт ясалгач, әти-әни корбан чала, кунакларны сыйлый, ди.

Кичен авылга чылтраттым. Әни белән дә, билгеле, сөйләшүнең төп темасы – сөннәт. Безнең оч малайлары үзләре барып, кистереп кайттылар, ди әни. «Әти-әниләре селкенмәгәч, шулай итәрләр инде», – дим. «Иииии, сөйлисең, элек бит авылга бабайлар килсә, куалар иде, төрмәләргә утырттылар, качып кына ясата идек балаларга, больницада сөннәтләргә дә рөхсәт булмады», – дип тезеп китте әни. Сөйләшү – бөтен башкорттан урыс ясауларына кайтып калды. Бөтен барлы-юклы мәдәниять һәм динне үтергәннәр, тамырыннан корытканнар булып чыга.



Сезнең фикер