Лос-Анҗелес – Чикаго юлы
Бүген юлга! Аврамның туган ягында ике елдан ашу булганыбыз юк иде. Кайнана-кайнаталар белән туйдан бирле күрешкән юк. Кышкы каникулларда шул тарафка китәргә булдык.
Лос-Анжелестан Чикагога биш сәгатькә якын очкычта очасы. Билетларны ноябрь аенда ук алып куйган идек. Бүген Католикларның Раштуасы – шуңарга билетлар очсызга төште.
Юлга җыенабыз.
Сезнең фикер



