Бу сиңа Гена исемле крокодил түгел!

Миңнеханов үз чыгышында Татарстанда рөхсәтсез наркотикларга каршы чараларның уңай нәтиҗәләр бирүе турында әйтте. “Соңгы елларда исәптә торучы наркоавырулар саны арту тизлеге тотрыклы рәвештә бер-ике процент тәшкил итә. Авыруга әверелүчеләр саны икеләтә, наркотиклардан агуланып үлүчеләр саны өчләтә кимеде”, – диде Миңнеханов. Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә кодеинлы даруларны бары тик табиб рөхсәте белән генә сату тәртибе инде кертелгән. Нәтиҗәдә дезоморфин җитештерү дә кимегән.

Бу хәбәр «Азатлык»та гына түгел, башка мәгълүмат чараларында да күтәрелеп чыкты. «Крокодил» кулланган наркоманнар 1.5-2 ел гына яши. Әмма шунысын исәпкә алырга кирәк, бу төр наркотикка барып җиткән кеше, иманын югалткан бит инде ул. Бәлки, гомумән дәвалап, көрәшеп тормаскадыр?! Күпме генә интегеп яши ул наркоман әлеге агу тәэсирендә?..
Ә әлеге кампаниянең көннән-көн җитдиләнә баруын карасаң, әйтерсең, безнең җәмгятьтә наркоманнардан башка кеше юк дип уйларсың! Күрәсең, әлеге очрашуларда йөргән кешеләрнең башы да, теше дә, эче дә авыртмый. Юк, мин атналар буе пенталгин эчеп, авыртуны басып, түзә торган кеше түгел. Шулай да, кисәк кенә авырту килеп тотса, аптекага чабасың, тиз генә авыртуны баса торган дару төймәсен йотып җибәрәсең дә, эшеңә югерәсең. Эшеңнән сорап китә алсаң, хәтта шул ук көнне табибка да күренергә мөмкин, әмма син дигәнчә генә буламы…
Димәк, иртәгә авырып китү ихтималы бар, дип, табибка алдан барып күренеп, авырту баса торган даруларны да алдан алып җыеп, тутырып куярга кирәк. Чөнки башкача мөмкинчелек булмаячак. Әлбәттә, авыртуны баса торган башка төр дарулар да бар бит, диярсез. Эш моңарда гына түгел бит.
Составында кодеин матдәсе булган даруларның кулланышын контрольгә алу ниятендә әлеге «крокодил»га күпме реклама ясала. Һероиннан котылу юлы эзләүче наркоманда да әлеге агуны татып, тәмләп карау теләге уятыр бит, билләһи! «Азатлык»тагы хәбәрнең менә бу юллары чыннан да куркыта: Наркотикларны контроль итү федераль идарәсе белдерүенчә, моңа кадәр дезоморфин кулланучылар элекке һероинчылар булса, соңгы вакытта күпләр наркоманиягә нәкъ менә дезоморфиннан кереп китә.
«Крокодил»ның ни кадәр куркыныч икәнлеге хакында бик озаклап сөйләргә мөмкин. Әмма файдасы булыр микән? Әлеге наркотикта «утыручы» наркоманнарның фотолары яхшырак тәэсир итер иде. Фотоларны сәхифәмә куеп, биредәге энергетиканы пычратасым килми. Шулай да, теләгән кеше менә бу сайтка кереп, фотоларын карап чыга ала. Анда шулай ук, дезоморфинның составы, аны эшләү ысулы, һәм башка бик күп кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълүмат алырга була.



Сезнең фикер