ялкау

Ник язмый икән бу , дисезме икән?

Ялкаулык ахрысы. Гәрчә, каядыр йөргәндә, блогка күңелдән генә меңләгән язма тезәм. Әмма комп янына килеп утыруга баш — буп-буш кала. Тегесен-монысын укып утырудан башка, акылга бер юнле фикер килми.

Менә бүген мин бәрәңге пешердем. Гади генә, үзебезчә мичтә тәгәрәттем. Сагындырып китә әнә шул тәгәрәткән бәрәңге. Ник шулайдыр.

Минем әтиемнең әнисе 5-6 ел урын өстендә ятты. Кышын таеп егылып аягын имгәтте дә, башка басмады, табибларны, чыккан сөякне утыртучы им-томчыларны якын да китермәде. Бот төбеннән чыккан булуы ихтималлыгын чамалый идек, 80-не узган карчык белән сугышып булмый, үз көенә яшәде. Дөресрәге, бездә булды. Әтием күтәреп мунчага алып бара, әни юындыра, киендерә, әти яңадан күтәреп алып кайта. Күзләре яхшы күрде, тәрәзәдән бөтен авылны карап, үтеп баручыларның барысын да танып тора иде. Элегрәк кендек әби булса, мин белгәндә картнәем мәет юуучы иде. Тыны килешә дип, өшкертергә килүчеләр дә булгалады. Укый-яза белүендә шигем бар, әмма  бисмилласыз йөрмәде.  Авызыннан җаны чыкканчы үз акылында булды.

Уйлар еракка ук дәшкән икән. Шушы картнәем мичкә тәгәрәткән бәрәңге ярата иде. Шул исемә төште. Үз аягыңда йөри алмагач, кеше кулына карап торырга мәҗбүрсең. Ара-тирә миңа бәрәңге өтеп бирергә куша торган иде. Минем беренче пешергән ризыгым шул булгандыр әле. Аңарчы ашарга пешереп караганымны бер дә хәтерләмим. Әни савумчыларга ипи пешергәч, газ мичен кабызырга-сүндерергә генә өйрәнгән идем.  2-3 бәрәңге юып алганчы мич җылына. Бәрәңгенең пешкәнен-пешмәгәнен тастамал аша кысып карап беләм. Кайсычак бәрәңге ярылып китеп, коелып та төшә торган иде. Тәмле исле, кайнар мич бәрәңгесен алып кереп картнәемә тоттырам. Ул аны әрчеп, тоз сибеп тәмләп ашый. Ашый башлаганчы озаклап рәхмәт укый, Аллаһыдан миңа бәхет сорый.

Җаны теләп, күңеле сорап ашаган бердәнбер ризыгы. Картнәем өчен бәрәңге – ачлыктан саклап калучы кадерле ризык булгандыр. Чыннан да, авылда әлегә кадәр бәрәңге кадәр кулланылган башка ризык юк бит. Ит саналмый инде. Аның барлыгына да карап тормыйбыз: ит белән дә, итсез дә урабыз гына бәрәңгене. Безнең халыкның бәрәңгесе белән кытайларның ашаган дөгесен генә чагыштырып буладыр.

Италиан пиццасыннан, макароныннан, мексиканнарның бурритосыннан, американнарның французча бәрәңгесеннән, кытай һәм индусларның дөгесеннән туеп, үзебезчә итеп бәрәңге өттем бүген. Тозлы майга манып ашау юк инде хәзер, заманчалатабыз, тәмләндерәбез. Кайнар бәрәңгене икегә ярып, бераз йомшартып, ике ягына да май сылыйм, аннары өстенә уылган сыр, тоз, борыч сибәм дә, кире ябып куям. Бераздан май эреп бәрәңгегә сеңә, сыр йомшарып, агып ук төшә.

Инде газ мичендә тәгәрәткән бәрәңгедән башка бик күп ризыклар пешерергә өйрәнсәм дә, һаман элеккечә, бәрәңгене тастамал белән тотып кысып карыйм.



Сезнең фикер