исемсез…

Яшь барган саен үлем турындагы һәр хәбәр йөрәкне ныграк сызлата. Соңгы арада үлем дә ерак йөрми. Иң якын кешеләремне алмаса да, минем йөрәгемдә, күңелемдә якты эзен, җылы хәтирәләр калдырган кешеләрне ала. Кайсыберләре үз теләкләре белән арабыздан китсә, кайсыларын авыру ала.

Шушы елларда мин белгән кайсыбер кешеләр вафаты йөрәкне сыкратты инде. Кайсыберләренә күз яше белән еласам, кайсыларын йөрәк сыкратып озаттым. Әмма гомер уза тора, арабыздан китүчеләр күбәя кебек. Әллә чыннан да алар күп, әллә еллар уза барган саен танышлар, дуслар күбәя. Алар күбәйгән саен үлеп китүчеләре дә арта инде. Хәер, бу хакта уйлыйсым килми.

Йөрәктә калган иң беренче олы вакыйга булып, әтиемнең әнисе – картнәем үлеме булгандыр. Йәмилә кәртнәем мин белә башлаганнан бирле карт карчык иде. Гомерен тоташлай диярлек ялгызы уздырды. Картатаем хатынын авылда калдырып, Үзбәкстанга киткән, елына бер кайтып йөри. Балалар белән бергәләп күчеп китү дә артык җиңеләйтми тормышны, Ташкентта озак яши алмый калалар, сугыш башлана. Карттатаем шул елны ук сугышка алына, 1945 елның 24 апрелендә Брно шәһәрен алганда һаләк була. Похоронкасы 9 майда килеп җитә.  Картнәйем шуннан башка иргә бармый. 86 яшь иде аңа. Мин кечкенә чакта әти-әни эштә, аңа барам. Икәүләп чәй эчәбез. Аныңча әйтсәк, лавкага барып әйләнәбез. Тагын чәй эчәбез. Берәр ахыйри дусты  карчыкка кереп чыгабыз. Анда тагын чәй эчәбез. Кайткач, аның капка төбендәге чирәмгә аның чикмәнен җәеп, сузылып утырабыз да, ул миңа әкиятләр сөйли. Үзем үсеп җитеп, аң керә башлагач кына белдем, пәйгамбәрләр тарихын сөйләгән ул миңа. Нух, Ибраһим, Әюп, Юныс һәм башка пәйгамбәрләрнең таризын тәфсирләгән. Мин белә белгәннән бирле үлемен көтте. Уфада укыган чакта ялга кайтып, китә башласам, гел бәхилләшеп хушлашты. Соңгы хушлашуны да шуңа күрә чираттагысыдыр дидем. Юк. Чираттагысы булмаган. Икенче көненә үк бакыйлыкка күчкән. Миңа 16 яшь тирәсе иде. Бер атна үткәч кенә хәбәр иттеләр. Еладым да еладым. Матур хушлашмадым кебек тоелды. Әле дә гафу итә алмадым үз-үземне.

Икенче, монысы иң зур югалту – әтием үлеме иде. Әтием гомер буе кан басымы күтәрелүдән интекте. Беренче инсульт – кыңгырау булгандыр, дәваханадан ул бер атнада качып кайтты, чөнки эшсез яту аны туйдырган. Бер минут та әрәмгә үтмәсен, кул каушырып яту – аның өчен түгел иде. Үз-үзен җәлләмәде, кайгыртмады ул. Бары тик эшләде дә эшләде. Икенче инсульт озак көттермәде – бер ел узуга ук аяктан екты. Әти егылыр алдыннан гына әни төш күргән: имеш, әти печән чапкан, аларны чүмәләгә салган. Теп-теүәл 9 чүмәлә чыккан. 9нчы көненә авызыннан җаны чыкты. Акылына кайтканда миңа соңгы сүзләрен «Укы, кызым, кеше бул» диде.  Ноябрь ахырына 14 ел тула. Әтиемә 65 яшь иде.

Әти үлгәч, әниемнең әнисе Гарифә картнәем күченеп килде. Башта әтиләрен кулак иткәннәр, аннары тормыш иптәшен халык дошманы ясаганнар. 28 яшендә 3 кыз бала белән тол кала. Бирешми. Аңа багышлаган «Гомер көзе» исемле язмам «Безнең гәҗит»тә дөнья күрде.

Озак авырып олы абыемның хатыны вафат булды.  Бер нинди дә дава килешмәде. Тормышка чатырдап ябышса да, алга бара алмады. Тырышты, өйдә генә утырып телефоннан күп эшләрен алып барды. Улын, бердәнбер Димен тормышка аяк бастырырга, 18 яшен тутыртырга тырышты. апрель башында Димгә 18 тулды, ай ахырына шым гына, татлы таң йокысында җаны фанни дөньяга күчте җиңгәмнең.

Быел Гафури театры гастрольләре вакытында Арыслан Янбәков белән аралашкан идек. Төпле фикерле, нык нигезле, укымышлы, талантлы егет ул Арыслан. Аралаша торгач, бик күп уртак танышларыбыз булуын ачыкладык. «Илсе Гайса» җырын җырлаттым. Бер кемгә каршы килми, бер кем белән сүз көрәштерми. Сораган җырны тота да җырлап алып китә. Тавышы ис киткеч моңлы, бәрхәт кебек йомшак, колакны иркәли, йөрәккә сары май булып ягыла. Театр артисы булмыйча, җырчы булган булса да, менә дигән сәхнә күрке буласы егет. Ә ул артист кына түгел, алга табан режиссер һөнәрен сайлаган. Театрада берничә спектакль сәхнәләштергән. Мәскәүдә укыган чагында улын сагынып елауларын сөйли, үзенең күзләреннән яшьләр ага. Сагынганнан. Казанда да бит 10 көн спектакль уйнадылар. «Козаса»ла төп рольдә. Ашкынып кайтып китте.

Лос Анжелеска килеп урынлашуга кот чыкмалы хәбәр, «Башкорт театры сәхнәсе зур югалту кичерүе» хакында ишетелде. Башка тимер чукмар белән китереп селтәделәрмени! Ышанып булмый мондый хәбәргә. Уфага да бу хәбәрне кире кактыру өчен чылтраттым. Әмма кире каккан кеше булмады…

Яңа дип башлаган тормышымда тагын үлем.

Альбина белән без кызык кына таныштык. Лос Анжелеска килгән көннәр. Танышлар да юк. Аврамның универдагы дусларыннан кала бер кемне белмибез. Кайдадыр якындагы йортларның берсендә китап киштәләре саталар икән, шуны сатып алдык та, ах та ух алып кайтып киләбез. Ишек алдында Нурислам яшьләрендәге малай уйнап йөри. Безнең урысча сөйләшүне ишетеп, килеп сүзгә кушылды. Аның урысча сөйләшүен ишетеп, сөендем, аралашырга кеше булыр дип, Нурислам белән таныштырмакчы булып, исемен сорадым. «Ильяс» ди бит малай. Минем йөрәк урыныннан сикереп бии үк башлады.

- Әтиең кем исемле? дип сорыйм.

- Эдриан.

- Тукта, алайса, әниеңнең исеме ничек?

- Альбина.

- Бар әле, әниеңне чакыр, чыксын, танышасым килә.

Альбина чыкты. Үзе дә чиксез шатланды. Чөнки моңарчы ул татарлар белән аралашмаган. Үзенең татарлыгын да оныта барган. Танышуга ук ЛА татарлары белән очрашуга чакырдым. Алар өчәләп килделәр. Килделәр дә, шунда калдылар. Шуннан бирле Альбина гаиләсен һәр татар кичәләрендә күреп була иде. Тора-бара Альбиналарның Техастан Калифорнияга күчеп килүләрен белдем. Сәбәбе – Эдрианны дәвалау монда очсызрак икән. Кеше үзе әйтмәгәч, сорарга уңайсыз, шулай да яман чир икәнен чамаладым. Кеше юк-бар авыру өчен доньясын ташлап илнең бер башыннан икенче башына чыгып китмәс.

Бер вакыт, Аврам белән әйткәләшеп алгач, үпкәләп Альбинага сөйләп утырам да, ул мине кисәк кенә туктатты да «Шуның өчен тавышландыгызмы?» дип аптырап сорады. Хәзер генә ни өчен  мондый сорау биргәнен аңлыйм кебек. Алар гаиләсендә тынычлык иде. Алар сөйләшкәндә дә тыныч сөйләштеләр. Альбина кешегә әйтмәсә дә, үзе моңа ышанасы килмәсә дә, гомернең бер генә, кыска гына булуын белгән. Иптәшенең бу тормыштагы һәр минутын җиңеләйтү, аның белән бергә уздырган һәр минутны якты, яхшы итү өчен тырышкан бит. Шушы ике елны. Һәр көнне. Һәр минутны.Мин белгән ике елны. Ә аңарчы?..

Бүген хәбәр алдым. Эдриан арабыздан киткән. Әлегә дәвасы табылмаган куркыныч авырудан арынган. Яраткан хатынын, улын калдырып, бакыйлыкка күчкән.

Альбина, сабырлыклар телим…



Сезнең фикер