Беренче сентябрь бүген!

Мәктәптә укудан туктагач та әле 1 сентябрь көнне күңел ниндидер бер серле халәт кичерә трган иде. Бүген дә шушы хис уяттымы, мин иртәнге җиденче яртыда йокым туеп уянып киттем. Нурислам да күзләрен ачып, түшәмгә карап ята. Ни уйлаган була икән нәни күңел?Сөйләшеп ята торгач, сигез дә тулып килә.

Аврамны да уяткач, кичәге пицца белән тамак ялгап алдык.  Сәгать сигез тулуга Аврам офиска чылтратты. Безнең контракт бүгеннән, фатирны да бүген бирергә тиешләр, сәгать ничәгә барырга белмибез, сынап карау гына инде, сәгать 8дә кеше бар икән, димәк, эшлиләр. Әмма телефоннан җавап бирүче кеше безне сәгать 10га гына чакырды. Ни эшләргә?

Озак уйламадык, әйберләрне офис янына ташып куярга булдык. Барасы җир ерак кына, ташыйсы чемоданнар авыр һәм күп, эшебез эшләнә торсын, һич югы офис янында утырып торырбыз. Багажны ташыганчы барыбер ике юллыйсы.

Беренче юллаганда ук офис хезмәткәре каршы алды: «Мин сезне 10да гына көтә идем, – ди. – Сәгать 10да тагын кешеләр киләсе.» «Ә без бит барыбер комплекста идек, барыр урыныбыз юк», – дибез. «Алайса, әйдәгез, мин сезгә фатир ачкычларын тапшырам, 7-10 минут эчендә әзер булчак», -  дигәч, шатлыктан көлеп җибәрдек. Сумкаларны сөйрәп түгел, очып барып алып килдек. Чыннан да, 10 минут та үтмәде, егет безнең кулга ачкычларны тоттырды, хәерле тормыш теләп озатып калды.

Үзебезнең яңа фатирыбызга кереп егылгач, Аврам белән сөйләшәбез: «Кичә уйлаган планнарыбыз безнеңчә бармаганга, аэропортта паспорт контроленең бик эшәке кылануына мин бик кайгырган идем, бүген тормыш җайлана кебек, сиңа алай тоелмыймы?» – ди Аврам елмаеп. Күрәм, шатлыгы эченә сыймый. Минеке дә шулай ук. Фатир үзебезнеке. Иркен. Ике йокы бүлмәсе, аларның  һәрберсендә ванна һәм туалет, якты зур зал, анысы кухняга тоташкан. Фатир буп-буш. Кухнядагы суыткыч, газ плитәсе, микроволновка, шкафларны исәпкә алмаганда бернинди мебель кисәге юк.

Тиздән складтан безнең тартманы китерергә тиешләр. Анда безнең бөтен байлык, бирнә.

Былтыр Россияга кайтып китәр алдыннан «Box and Go» компаниясеннән склад алган идек. Брезент белән тышланган фанер тактадан сул кул белән эшләнгән олы тартмалар алар. Якынча 2х2х3 м тирәсендәге тартма. Аны теләгән җиргә китереп куялар. Булган байлыгыңны шунда тутырасы да алып китегез, дип чылтратып әйтәсе генә. Аны үзләрендәге саклагыч складка алып барып урнаштыралар. Аена 59доллар түләсәң, саклагычта тик ята тартмаң. Безнеке анда 15 ай торды. Компаниянең башында урыслар тора икән, беренче тапкыр Аврам аларда 3 айга калдырган иде. Шул чакта алып килгән ир минем урысча гына сөйләшүемне аңлап, ниндидер сүз әйтә. Аңлап кына булмый. Тырыша торгач, аңлый алдык «пирожки» икән. Шунда ул үзенең урысларга эшләвен әйткән иде. Тартмабыз килгәч үк әйберләрне ташуга керештек. Көн шуның белән сизелми дә калды. Арган-талган килеш, арт аякларның барлыгын да тоймый  урынга аудык. Алдагы ике елга үзебезнең фатирда. Үзебезнең краватьтә. Үз урныбызда. Ходайга шөкер.


Один отзыв на «Беренче сентябрь бүген!»

Сезнең фикер