Мәктәпкә…

Бүген мәктәпкә регистрация үтү өчен соңгы көн иде. Кирәге чыкса, диеп үзебездә булган барлык кәгазьләрне җыеп алып бардык. Былтыр гына монда укуыбыз билгеле булгач, күбесе хәтта кирәкмәде дә, бер өем кәгазьне тутырып бирдек тә, вәссәләм. Нурисламның фамилиясен үзгәртү турындагы суд карарын алырга онытканбыз, анысын китереп бирәсе генә калды. Бүген булмаса – иртәгә кертеп чыгарбыз әле.
Мәктәп офисына чират тордык. Чиратта барсы да әти-әниләр. Кайсысы баласы белән килгән, кайсылары үзләре генә. Күбесе, күрәсең, танышлар, аралаша, сөйләшә, көлешә. Тугызынчы яртыга килеп, тутырасы кәгазьләрне алып, өйгә кайтып, һәрберсен яхшылап тутырдык. Анда әти-әни турында мәгълүмат, баланың ниләр яратуы, аллергиянең булу-булмавы, адресыбыз, телефоннар, email адрес, әти-әни белән бербер хәл була калып, баланы алырга килмәгән очракта кемнәргә мөрәҗәгать итү, әти-әнидән тыш баланы кемгә тапшыру турында күп сораулар каралган. Һәр кәгазьне имзалап, алып баргач, кабат чират алдык.
Сәгать 12дә офис хезмәткәренең ял вакыты – сәгать 11тулгач та, икенче хатын чыгып, ланч турында искәртте, кемнәр өлгерми, төштән соң килүебезне сорады, чиратны билгеләү өчен саннар язылган кәгазьләр таратып чыкты. Чират саны булса да, без төшке ашка кадәр өлгердек, ун ике тула ун биш минутта эшебезне бетереп чыктык.



Сезнең фикер