Мәктәпкә юл

Нурислам бүген икенче класска мәктәпкә китте. Мескен баланы хәтта жәлләп тә куям. Теле башкортча ачылды. Әле ачылып җиткәләгәнче Казанга күчеп килдек. Татар балалар бакчасына йөри башлагач, тел дә татарчага күчте. Параллель рәвештә урысчаны өйрәнә башларга мәҗбүр булдык, чөнки Казандагы фатирда алман ахирәтем Коринна белән яшәдек, ул татарча белми иде. Нурисламның урысчасы чит ил студентлары акценты белән барлыкка килде. Җәйләрен авылга кайтып торгач, урысчасы бераз онытылып, теле дә башкортчаланып килә. Шулай да, татар теленнән башкортчага күчү авырдыр күрәсең, быел инәемнән өйрәнгән җырын да
«Бас, бас, бас әле,
Басар өчен туган ул.
Безнең күңелләребезне
Асар өчен туган ул» дип җырлый.

5 яшендә Америка Кушма штатларына беренче килгәндә аны Киндергарденга бирдек. Киндергарден – мәктәпкәчә әзерлек программасы. Документларны мәктәпкә тапшыру әлләни авыр булмады. Яшәгән адресыбыз шушы мәктәпкә туры килгәнен фатир өчен контракт белән исбатладык. Калганы бары тик Нурисламның медицина күзәтүе генә булды. Россия балаларына ясалган прививкалар Америка балаларыныкыннан аерыла. Мәсәлән, кайсыбер җитми торганнарын Лос Анҗелеста ясаттык. Россиядә гомумән вакцинасы булмаган ветрянкага каршы прививканы шул исәптән. Манту тестын майда гына ясаткан булсак та, районнан алган сертификатка прививка сериясе, күләме язылмаганга, август аенда яңадан кадатырга туры килде. Манту, әлбәттә, шешеп чыкты, тиешле зурлыктан күпкә артып китте. Рентген нурында төшеп, Нурисламның туберкулездан азат икәнен ачыклагач, мәктәпкә юл ачылды. Манту тестының уңай реакциясе гади генә аңлатыла: Русиядә яңа туган һәр балага туберкулезга каршы прививка ясыйлар. Мәсәлән, Нурисламга әлеге вакцина 4 көнлек чагында ук кадалды. Россия халкын сул иңдәге тамгадан да аерып була. Американнарда мәсәлән, андый билге юк. Манту тесты өчен Россиядә азрак, Америкада күбрәк күләмдә вакцина алына дип уйлыйм. Шуңа да ул монда безнекеләрдә бик тиз, һәм зур реакция бирә.
Ике ел элек уку елы 9 сентябрдә башланган иде. Быел 7 сентябргә туры килде. Американнар сентябрьнең беренче дүшәмбесендә Хезмәт көнен билгели. Әлеге көн бәйрәм, ял көне исәпләнә. Шушы бәйрәмнең икенче яки өченче көненә мәктәпләрдә уку елы башлана.
Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, мин дә сүземне бәйрәмнәр хакында түгел, мәктәпләр хакында башлаган идем бит. Киндергарденга барганда Нурислам инглизчә бер генә сүз дә белми иде, дисәм ялгыш булыр, Аврам аны бераз санарга, төсләрне аерырга өйрәткән иде. Әмма баланың моңарчы инглизчә аерып сөйли алганы булмады. Беренче көн мәктәпкә баргач, үзе бернинди проблемасыз торып калды. Ике-өч сәгать үттеме-юкмы, мәктәптән чылтраттылар. Бала холыксызлана икән. Без инде котлар алынып, барып алырга җыенып беткән генә идек, яңадан чылтраттылар: барсы да нормалләште, дәресләр беткәч килеп алырсыз. Дәресләре 8.10нан 14.38 сәгатькә кадәр. Вакытына барып та җиттек. Укытучылар алдан каршы алып, хәлне сөйләде. Башта класстан урамга чыкмыйм, дип, аннары урамнан класска кермим дип елаган Нурислам. Кайтканда үзеннән сорыйм: иртәгә мәктәпкә барасыңмы? Барам, ди. Ике атнага якын шулай дәвам итте. Мәктәп директоры Аврамны чакыртып, болай дәвам итә алмаулары, бала мәктәпкә әзер түгел икән, йөретмәүне сораган. Нурислам белән яхшы итеп утырып сөйләшү җитте, башка еламады. Октябрь ахрына балалар, укытучысы белән аңлашырлык инглизчә сөйли ала башлады. Уку елы ахрына миңа кибетләрдә тәрҗемә итәрлек өйрәнгән иде.
Киндергарденда уку Нурисламга бик җиңел бирелде. Анда алар тоташ алфавитны ятладылар, йөзгә чаклы санарга, күләмне аерырга, сүзләрне аерырга, укырга, язарга өйрәнде. Өйгә эш итеп, гел дәрестә укыган, өйрәнгән эшләрне бирделәр. Исендә калдыру һәм үз аллы эшләү өчен бик уңай булды.
Икенче елын, беренче сыйныфны Казан гимназиясендә укыды. Монда ел буе без өйгә эш кенә эшләдек кебек хәтердә калды. Өйдә үз аллы уку өчен беренче сыйныф баласына 5-6шар битлек текст бирәләр, аны укып чыга алмый. Баштарак инглиз хәрефләре белән буталды. Шулай да ерып чыга алдык. Нурислам кирилл хәрефләрендә укырга, язарга өйрәнде. Мәктәпкә әзерлек, акча җыюлар, бәйрәм саен укытучыларга бүләк алу – барсы да артта калды.
Менә кабат Лос Анҗелеска кайттык. Тагын мәктәпкә.
Бу юлы, Россия мисалында өйрәнгәнчә, тагын яңа баштан бөтен медицина күзәтүе үтәргә туры килер дип бик курыккайным, Ходайга шөкер, Киндергарденга барганда эшләгән Манту тесты бик ярап калды. Башка прививкалары бар, шушы ук адрес буенча яшәвебезне кабат контракт белән исбатладык та, икенче көненә мәктәпкә киттек.
Беренче көнне балалар бераз язганнар, үзләре белән таныштырганнар, башкалар белән танышканнар. Өйгә бер кочак кагәзьләр алып кайтты Нурислам. Кайсыларын тутырып, кул кеуп кире мәктәпкә җибәрәсе, кайсылары әти-әниләр өчен. Шушында ук еллык мәктәп программасы. Әлеге программа буенча балаларның соңгы уку көне – 22 июнь икәнен белдем. Кагәзьләр арасында шулай ук, мәктәпкә кирәк-яраклар турында да бар. Исемлекне карап, аптырап утырам. Өй эшләрен эшләү өчен баланың кайчысы, төсле каләмнәре, язу каләмнәре, линейкасы һәм җилеме булырга тиеш. Моннан тыш, мәктәпкә йөртергә өч гади карандаш, ике җуйгыч, җилем карандашы, төсле карандашлар алырга мөмкин. Монысы әти-әнинең мөмкинлегеннән чыгып. Чөнки, һәр баланың өстәлендә болар барсы да бар. Тагын мөмкинчелектән чыгып, әти-әни класс өчен бер төргәк кагәзь тастамал, бер кап офис кагәзе, ике кап юеш салфеткалар алып килә ала. Бу исемлекнең артында «булдырасы килгән» әйберләрнең исемлеге дә бар. Монда да карандаш, төсле карандашлар, җилем, офис кагәзе, индивидуаль каләм очлагычлар, экологик яктан чиста тазарту чарасы, кагәзь тастамал һәм салфеткалар, кара төстәге ручкалар, файдалы снэк, шешәдәге чиста су, һәм һәрвакыт кирәкле юеш салфеткалар. Шунысын беләм, моннан тыш, уку елы дәвамында мәктәпкә макулатура, пластик, пыяла, алюминий шешәләр җыю, төрле кирәк-кирәкмәгән әйберләр сатып алу кебек нәрсәләр булачак. Турыдан туры акча җыю, тегене яки моны алырга кушу – монда ят нәрсә.


Один отзыв на «Мәктәпкә юл»

Сезнең фикер